Фәрит Мөхәммәтшин партиянең җирле бүлекчәләрен коронавируска каршы көрәш өчен волонтерлар эшен оештырырга чакырды

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе, 16:10

Бүген “Бердәм Россия” партиясе Генераль Советы Президиумы утырышы узды, аның эшендә видеоконференцэлемтә режимында партиянең Татарстан бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Бердәм Россия" гражданнар сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен барысын да эшләячәк, дип билгеләп үтте партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак. Партия Россия Президенты мәрәҗәгатен  законнар белән тәэмин итү эшенә керешкән инде.

"Бердәм Россия"нең төбәк бүлекләре һәм фракцияләре закон чыгару җыелышларында дәүләт башлыгы йөкләмәләрен үтәүне аерым контрольгә алачак, дип басым ясады ул.

Татарстанда партиянең төбәк бүлеге коронавирус инфекциясе таралуга каршы эш төркеме төзелде, аны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова җитәкли. "Бердәм Россия" партиясе тәкъдиме белән ул коронавирус таралуга каршы тору буенча республика штабына керде.

Партиянең региональ иҗтимагый кабул итү базасында «Бердәм Россия» һәм Гомумроссия халык фронты волонтерлары үзәген төзү турында карар кабул ителде. Үзәк эше өчен партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин җавап бирәчәк.

 "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" активистлары, партия тарафдарлары һәм республиканың волонтерлык оешмалары гражданнарга азык-төлек һәм дарулар сатып алуда  һәм китерүдә ярдәм итәчәк.  Бу эш һәр муниципаль берәмлектә үткәреләчәк. Өлкәннәр янына  волонтерлар рәвешендз мошенниклар килү ихтималын исәпкә алып, партия тишле чаралар да күрәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың  җирле бүлекләрен  оператив рәвештә волонтерлар эшен оештырырга, аларны барлык кирәкле яклау чаралары белән тәэмин итәргә чакырды.

 Татарстанлылар коронавирус инфекциясе  белән бәйле актуаль проблемаларны хәл итү мәсьәләләре буенча ярдәм сорап волонтерлык үзәгенә 8(843)238-10-00 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International