Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, законнар чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә яшьләр өчен шартлар тудыру һәм Татарстан Республикасы яшьләренең Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашуы өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенә ярдәм итү максатларында оештырылды.

Яшьләр парламенты Дәүләт Советы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора һәм үз эшчәнлеген Нигезләмә һәм Яшьләр парламенты регламенты нигезендә иҗтимагый башлангычларда башкара.

Яшьләр парламентының төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары проектларын эшләгәндә яшь гражданнарның инициативаларын тәкъдим итүдә булышлык күрсәтү;

2) яшьләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;

3) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы закон проектларын Дәүләт Советы каравына әзерләү буенча Дәүләт Советы комитетлары эшчәнлегендә катнашу;

4) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт Советы комитетлары эшчәнлегендә катнашу;

5) Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге законнарның гамәлгә ашырылуына җәмәгать контролен башкару;

6) яшьләр даирәсендә яшьләрнең хокукый культурасын күтәрүгә һәм актив гражданлык позициясен булдыруга юнәлдерелгән агарту һәм аңлату эшләре үткәрү;

7) дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында яшь гражданнарның фикерен өйрәнү;

8) халыкара, гомумроссия, төбәкара, төбәк һәм җирле яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан тәкъдим ителгән җәмгыять өчен әһәмиятле идеяләрне һәм инициативаларны хуплау һәм алга этәрү, тәҗрибә уртаклашу максатларында алар белән даими хезмәттәшлек итү;

9) Россия Федерациясендә яшьләр парламенты хәрәкәте системасында Татарстан Республикасы яшьләре мәнфәгатьләрен белдерү;

10) Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары каршында оештырылган яшьләр палаталары (парламентлары) белән мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;

11) Яшьләр парламентын булдыру максатларына туры килә торган һәм законнарга каршы килми торган башка мәсьәләләрне хәл итү.

 

Яшьләр парламенты составы

Яшьләр парламенты җитәкчелеге

Шимина
Нина Константиновна

Яшьләр парламенты рәисе

Шувалова
Диляра Данияловна

Яшьләр парламенты рәисе урынбасары

Камалиев
Артур Рифат улы

Яшьләр парламенты рәисе урынбасары

Аблиева
Карина Валерьевна

Яшьләр парламентының җаваплы секретаре

Яшьләр парламенты әгъзалары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International