Яңалыклар

20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда эшсезлек кимиячәк һәм ел нәтиҗәләре буенча 46 меңгә якын эшсез кеше калачак дигән фараз ясады. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында сөйләде.

Бүгенге утырышта депутатлар Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат белән таныштылар. Докладны  Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады, документны  Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тәкъдим итте.

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» ТР законына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә җирле үзидарә органнары участок полиция хезмәткәрләренә күрсәтелгән вазыйфада эшләү чорына торак урыны бирү хокукына ия булачак.

Бүгенге утырышта депутатлар «Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую өчен кандидатура килештерү тәртибе турында» законны үз көчен югалтты дип таныдылар. Бу уңайдан закон проекты республика законнарын федераль кануннарга туры китерү максатларында республика Прокуратурасы тарафыннан кертелде.

Парламентның уникенче утырышында депутатлар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына сайлау өчен ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Сәрия Сабурская кандидатурасын хупладылар. 

Бүгенге утырышта депутатлар җәмәгать судьяларын һәм ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын - Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында мәсьәләләрне карадылар.

Бүген сәгать  унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уникенче утырышы белән парламентының көзге сессиясе ачылды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International