Галиев Марат Ибраһим улы

Галиев
Марат Ибраһим улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы

49 нчы Мамадыш сайлау округы

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Биография

  • 1976 елның 3 июнендә туган.
  • Белеме – югары, «Икътисадчы» белгечлеге буенча Бизнес һәм хокук институтының Нижневартовск филиалын; Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Хакимият, бизнес һәм җәмгыятьнең инновацион хезмәттәшлеге» факультетында «Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча магистратура тәмамлаган.
  • Батырлык ордены белән бүләкләнгән (2024 ел).
  • ХМАОның Нижневартовск районы Думасы рәхмәт хаты (2009), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2015), «Донецк Халык Республикасының урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» Донецк Халык Республикасы Урман һәм аучылык хуҗалыгы дәүләт комитетының ведомство аерымлык билгесе (2023), Донецк Халык Республикасының урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән шәхси өлеше өчен Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте Рәхмәте (2024) белән бүләкләнгән.
  • 2019 елдан – Сәнәгать калдыклары белән эш итү операторлары ассоциациясе президенты.
  • 2019 елның сентябреннән – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

 

Фәнни эшләнмәләр:

  • «Алына торган торбалар участокларын гермитизацияләп, нефтьүткәргечләрнең линия өлешләрен демонтажлау технологиясе» технологиясен уйлап табучы, патент № 2585158.
  • «Металлопрокатны һәм торбаларны механик ысул белән кисү өчен мобиль җайланма» һәм «Торбаларның эчке өслеген чистарту җайланмасы» № 199098 патентлары авторы.

 

Гаилә хәле:

Өйләнгән, ике улы бар.

Контактлар

Телефон:

E-mail:

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2019 года по 31 декабря 2019 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International