Вавилов Владимир Владимирович

Вавилов
Владимир Владимирович

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Биография

  • 1953 елның 6 ноябрендә туган.
  • Белеме – югары, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган (1975 ел).
  • «Хәйриячелек өчен» медален биреп «Ел хәйриячесе» дипломы (2007 ел), Казан шәһәре башкарма комитетының мактау грамотасы (2008 ел), Татарстан Республикасы Президенты рәхмәт хатлары (2009, 2013 еллар), «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы – 2009» шәһәр конкурсында «Ир-ат – игелекле йөрәк» номинациясендә (2010 ел), «Иң яхшы кешеләр» Зур Халыкара Энциклопедия Советы президиумы дипломнары (2011 ел), Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил В.Лукинның рәхмәте (2012 ел), Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «Игелек эшләргә ашыгыгыз» медале (2015 ел) белән бүләкләнгән.
  •  «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016 ел), «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Меценатлыкны үстерүгә өлеш керткән өчен» медале (2018 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2023 ел) белән бүләкләнгән.
  • «Эшлекле квартал» редакциясе версиясе буенча «Ел кешесе» премиясе лауреаты (2014 ел).
  • Владимир Высоцкийның «Своя колея» премиясе лауреаты (2015 ел).
  • «Игелек кылу. Хәйриячелек эшчәнлеген үстерүгә өлеш керткән өчен номинациясендә «Мин – гражданин» актив гражданнар премиясе лауреаты (2015 ел).
  • Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреаты.
  • 2017 елда хәйриячелек эшчәнлеге өлкәсендәге зур казанышлар өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты (2018 ел), Казан шәһәре башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе рәхмәте (2018 ел), Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Рәхмәт хаты (2019 ел) белән бүләкләнгән.
  • Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга Иҗтимагый хәйрия ярдәм фонды правлениесе рәисе.

Өстәмә мәгълүмат:

  • 2008 елдан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торган.
  • 2017 елдан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның карары белән Граждан җәмгыятен үстерү өчен грантлар бирүгә конкурслар үткәрү буенча Координация комитеты әгъзасы булып сайланган.
  • 2017 елдан Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының профильле комиссиясе әгъзасы.
  • Россия паллиатив медицина ассоциациясе правлениесе әгъзасы.
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы.

Контактлар

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2019 года по 31 декабря 2019 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International