Камалтынов Юрий Зимелевич

Камалтынов
Юрий Зимелевич

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе җитәкчесе

Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комиссиясе рәисе

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2024 елның 8 сентябре

Биография

  • 1957 елның 11 мартында туган.
  • Белеме – югары, С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (1980 ел), Казан дәүләт медицина институтын (1994 ел) тәмамлаган.
  • Социаль фәннәр кандидаты.
  • Татарстан Республикасының Атказанган социаль яклау хезмәткәре.
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), Дуслык ордены (2007 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2012 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017 ел), «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2020 ел), «Дуслык» ордены (2022 ел), Мактау ордены (2023 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты (2007 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013, 2014, 2018, 2022 еллар), «Сочи шәһәрендә узган 2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары һәм XXI Кышкы паралимпия уеннары» истәлек медале (2014 ел), «Казан шәһәрендә узган 2015 елгы XVI Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлек медале (2015 ел), Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Мактау грамотасы (2018 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты (2019 ел), Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2022 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе (2024 ел) белән бүләкләнгән.

Хезмәт юлы:

  • 1980-1981 – «Оргсинтез» сәнәгать берләшмәсенең смена башлыгы, Казан ш.
  • 1981-1984 – «Оргсинтез» сәнәгать берләшмәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары, секретаре, Казан ш.
  • 1984-1986 – «Оргсинтез» сәнәгать берләшмәсенең партком секретаре урынбасары, Казан ш.
  • 1986-1990 – КПСС Мәскәү райкомының бүлек мөдире, Казан ш.
  • 1990-1992 – Татарстан укытучыларны камилләштерү институтының социологик тикшеренүләр лабораториясе мөдире, Казан ш.
  • 1992-1994 – Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары, Казан ш.
  • 1994-1995 – Татарстан Республикасы Социаль тәэмин итү министрлыгының министр урынбасары – социаль яклау бүлеге башлыгы.
  • 1995-1996 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең даими комиссияләр эше мәсьәләләре бүлеге мөдире.
  • 1996-2001 – Татарстан Республикасы социаль тәэмин итү министрының беренче урынбасары.
  • 2001-2004 – Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары.
  • 2004-2005 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
  • 2005-2013 – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе.
  • 2013-2014 – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
  • 2014-2019 – бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
  • 2019-2024 – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Контактлар

Адрес:

Телефон:

Гражданнарны кабул итү адреслары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

  • Көн: алдан язылу буенча

  • Вакыт: кабул итүгә язылу өчен телефон: 267-63-94

  • Кабул итү урыны: Казан, Ирек мәйданы, 1 йорт, 105 каб.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе

  • Көн: график буенча (тел.: 221-80-36)

  • Вакыт: 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр

  • Кабул итү урыны: Казан, Кремль урамы, 12/20 йорт

«Единая Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе

  • Көн: график буенча, (тел.: 238-10-00)

  • Вакыт: 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр

  • Кабул итү урыны: Казан, К.Маркс урамы, 31/7 йорт

Бөгелмә шәһәре

  • Көн: айның беренче сишәмбесе

  • Вакыт: 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, кабул итүгә язылу өчен телефон: +7 (85594) 4-03-99

  • Кабул итү урыны: Бөгелмә шәһәре, М.Җәлил урамы, 31 йорт, 310 бүлмә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International