Маврина Лилия Николаевна

Маврина
Лилия Николаевна

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Эшчәнлек

Биография

  • 1965 елның 7 августында туган.
  • Белеме – югары, Казан авиация институтын «Инженер-системотехник» белгечлеге буенча тәмамлаган.
  • Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре.
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы  алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018),  «Россия Федерациясендә парламентаризмны үстерүдәге һәм Татарстан Республикасы законнарын камилләштерүдәге казанышлар өчен» Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Мактау грамотасы (2018), Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының мактау билгесе (2018), «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәт өчен» аерымлык билгесе (2020) белән бүләкләнгән.
  • Универсиада-2013 әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
  • Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү мәсьәләләре комиссиясе составына керә, Татарстан Республикасы законнары җыентыгын нәшер итү буенча республика комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре комиссиясе әгъзасы, «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча конкурс комиссиясе әгъзасы.
  • Икътисадый фәннәр кандидаты.

Хезмәт юлы:

  • 1988-1989 – Казан авиация институтының ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары.
  • 1989-1995  – Казан авиация институтының ЭВМ кафедрасы ассистенты, ЭВМ кафедрасының өлкән укытучысы.
  • 1995-1998 – Казан шәһәре администрациясенең Аз керемле халык катламнарын социаль яклау идарәсе баш белгече, идарә башлыгы урынбасары.
  • 1998-2000 – “Иске Татар бистәсе” тарихи-мәдәни тыюлык территориясе префекты урынбасары, аппарат җитәкчесе.
  • 2000-2004 – Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, идарә башлыгы.
  • 2004-2006 – Казан шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары – аппаратның Оештыру-аналитика идарәсе башлыгы.
  • 2006-2007 – Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – оештыру идарәсе башлыгы.
  • 2007-2009 – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе рәисе.
  • 2009-2014 – IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре.
  • 2014-2019 – V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре.
  • 2019 елдан алып хәзерге вакытка кадәр – VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре.

Контактлар

Адрес:

Телефон:

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2017 года по 31 декабря 2017 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2018 года по 31 декабря 2018 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2019 года по 31 декабря 2019 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International