Хафиз Миргалимов: "Россия Федерациясе Президентын сайлау ил үсешенең төп векторын билгеләячәк»

2024 елның 15 марты, җомга, 20:07

Россия Президентын сайлаулар илебез үсешенең төп векторын билгеләячәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов шундый фикер белән уртаклашты.

"Бу сайлау кампаниясе гадәти түгел. Ул алга таба, берләштерүчән, Россиянең,  күпмилләтле Татарстанның булу-булмавы аннан тора Мин берничә сайлау участогын әйләнеп чыктым – кешеләр сайлауларга беркайчан да булмаганча баралар. Атмосфера игелекле, тыныч, конструктив», – дип ассызыклады Хафиз Миргалимов.

КПРФ фракциясе җитәкчесе фикеренчә, сайлаучылар Россиянең киләчәгенә ышаныч белдергән кандидатка өстенлек бирәчәк. "Россиядә чиста һәм гадел сайлаулар гражданнарның кемгә үз тавышларын биргәнен күрсәтәчәк. Һәм лаеклы җиңәчәк", - дип ассызыклады ул.

Депутат күпмилләтле Россиянең барлык гражданнары үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә һәм сайлауларга килергә тиеш дип ышана. "Бу без яшәгән вакытта аеруча мөһим. Чөнки Ватаныбызның киләчәк язмышы бөтен җәмгыятьнең берләшүенә бәйле. Россияне ныгыту өчен һәркем үз тавышын бирергә тиеш. Дөньяда барган вакыйгалар фонында без, сәяси каршылыкларыбызны онытып, берләшергә һәм җиңәргә тиешбез", - дип нәтиҗә ясады ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International