Рәис Сөләймановның депутат вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

2024 елның 19 апреле, җомга, 12:32

Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Рәис Сөләймановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Элегрәк ул депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән иде.

Исегезгә төшерәбез, 17 апрельдә Рәис Сөләйманов Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөтен депутатлар корпусы исеменнән Рәис Сөләймановка актив парламент эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International