Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо - Ак Барс» волейбол командасын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

2024 елның 30 апреле, сишәмбе, 06:39

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тренерлар штабына һәм «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы җитәкчеләренә Россия чемпионатында җиңү уңаеннан котлау телеграммалары җибәрде. Кичә "Динамо-Ак Барс" үз мәйданчыгында 2023-2024 елгы Россия чемпионатының финал сериясенең хәлиткеч бишенче матчында Калининград "Локомотив"ын 3:0 исәбе белән җиңде. Казан командасы тарихта җиденче тапкыр Россия чемпионы булды.

"Бу казанышлар – уенчыларның, бөтен тренер штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, тырыш һәм киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Клуб җитәкчелеге һәм иганәчеләр тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр дә бәяләп бетергесез. Татарстанның спорт данын арттыруга һәм республика волейбол мәктәбенең абруен ныгытуга керткән өлешегез зур", - диелә  "Динамо-Ак Барс" хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышев, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин, "Динамо-Ак Барс" клубы директоры Сергей Чернышов, "Динамо-Ак Барс" волейбол клубының баш тренеры Зоран Терзич адресына юлланган телеграммада.

"Башкарылган искиткеч эшегез, өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, сезгә нык сәламәтлек, бетмәс энергия һәм яңа якты җиңүләр телим", – дип билгеләп үткән Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Динамо» оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровны да котлады.

"Сезонны триумфаль тәмамлап, команда илнең иң яхшы командасы титулын Татарстан башкаласына кайтарды. Кызларыбыз үзләренең осталыкларын һәм профессиональлекләрен күрсәтә алдылар, җанатарларны матур, эмоциональ уеннары белән сөендерделәр, – дип билгеләп үтелә Әсгать Сәфәров адресына җибәрелгән телеграммада, – Әлеге матур демократик спорт төрен үстерүгә актив ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм яңа якты җиңүләр телим».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International