Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Җиңү көне белән котлады

2024 елның 8 мае, чәршәмбе, 12:02

Бөек Ватан сугышы ветераннары Валентин Лысак һәм Таһир Мурзин бүген Җиңү көне уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аларга видеоэлемтә аша шалтыратты.

"Җиңү көне алдыннан ветераннарыбызны котлау, алар белән очрашу, аралашу, аларның сорауларын ишетү безнең күркәм традициягә әйләнде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннарны  сәламләп. – Сез 1941-1945 еллардагы хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан күренекле кешеләр, хезмәт фронтында да югары нәтиҗәләр күрсәттегез. Без сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, сез – Ватанга хезмәт итүнең үрнәге. Без яшьләребезне сезнең батырлык үрнәгендә  тәрбиялибез. Сез – безнең заманның геройлары".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Ветеранга шалтырату» партия акциясе өлкән буынның, авыр вакытта  хезмәт куйган кешеләрнең игелекле эшләрен истә калдыру өчен дәвам ителәчәк. «Ветераннарыбыз көннән-көн кими бара, һәм без һәркемгә игътибар биреп үзебезнең  хөрмәтебезне күрсәтергә тиешбез, моны "Бердәм Россия" сәяси партиясе республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында эшли, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Валентин Иванович Лысак – Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1927 елның 28 июлендә Казахстанда, Красноармейск шәһәрендә, тимер юлчылар гаиләсендә туган. 7 сыйныфны тәмамлагач, Валентин Иванович 1943 елның маенда үз теләге белән армиягә китә, Молотов шәһәренә Диңгез очучыларының хәрби-диңгез мәктәбенә җибәрелә, ә аны тәмамлаганнан соң Севастополь шәһәренең хәрби частька укчы-моторист итеп алына. Сугыш вакытында Валентин Иванович диңгез самолетларында механик булып эшли. 1950 елда армиядән демобилизацияләнә. 1970 елда ветеран Чаллыга күченә. Валентин Иванович «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Мурзин Таһир Йосыфмурзин улы да Бөек Ватан сугышында катнаша. 1927 елның 1 апрелендә Татар АССРның Минзәлә районы Яңа Әлем авылында туган. Аларның гаиләсендә тугыз бала була. Сугыш елларында зур гаилә әтисез кала, һәм ундүрт яшьлек Таһир якыннарын салкыннан һәм ачлыктан коткару буенча җаваплылыкны үз өстенә ала. 1944 елдан Таһир Мурзин Саратовта немец хәрби әсирләрен саклый. Сугыш тәмамланганнан соң ул чирек гасыр Пермь краеның Гремячинск шәһәрендә шахтер булып эшли. 1952 елда өйләнә. Хатыны Зәйнәп белән 52 ел бергә яшиләр. Бәхетле никахта 4 бала тәрбияләнә. Яр Чаллы шәһәренә ул 1974 елда күченә һәм «Горпищеторг» оешмасына эшкә урнаша. Таһир Йосыфмурзин улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International