Фәрит Мөхәммәтшин Россия регионнары закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында ММЧ тарафыннан иң искә алына торган лидерлар өчлегендә

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе, 17:29

Фәрит Мөхәммәтшин  2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия регионнары закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында ММЧ тарафыннан иң искә алына торган  лидерлар өчлегенә керде.Тикшеренүләрне «Медиалогия» экспертлар компаниясе үткәрде.

Республика парламенты спикерының медиаиндексы 4 пунктка күтәрелде, ул 90,8 мең тапкыр искә алынды.  Фәрит Мөхәммәтшиннан алда нибары ике зат –Санкт-Петербург Законнар чыгару Собраниясе  Рәисе Вячеслав Макаров  һәм Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников.

 «Медиалогия» рейтингы 53 мең чыганакны берләштерүче ММЧ базасы анализына нигезләп төзелгән : ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International