Эльмира Зарипова: «Республикада социаль ярдәм чараларына сарыф ителгән һәр өченче сум өлкәннәр файдасына бара»

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 15:51

Бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышы кысаларында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә республикада пенсионерларны социаль яклау һәм ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.. Депутатлар һәм чакырылган кунаклар алдында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда демографик вәзгыять, тулаем Россиядәге кебек үк, өлкән яшьтәге кешеләр санының артуы һәм халыкның гомуми санында аларның өлеше арту тенденциясе белән характерлана. Бүген республикада 3 898,6 мең кеше яши, шул исәптән хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк - 986,6 мең кеше, ягъни 25,3%. Ягъни һәр дүртенче татарстанлы диярлек хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк.

Өлкән яшьтәге кешеләр өчен керемнәрнең төп чыганагы, һичшиксез, пенсия. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме (ә нәкъ менә аны, министр билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр ала) 15 мең 406 сум 45 тиен тәшкил итә. “Без узган ел белән чагыштырганда  аның 919 сумга артуын күрәбез, һәм бу, игътибарны юнәлтәм, республикада пенсионерның яшәү минимумыннан ике мәртәбә диярлек артып китә”, - дип басым ясады Эльмира Зарипова.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан пенсиягә чыгу яшенең  арттырылуы уңаеннан пенсионер яшенә җитеп килүчеләргә, ягъни 55 (хатын-кызлар) һәм 60 (ир-атлар) яшькә җитүчеләргә ташламаларны саклап калу бурычы куелды  һәм  әлеге гражданнарга  социаль ярдәм чараларын алуга хокук  бирүче республика законы кабул ителде.

Яшәү минимумыннан (8232 сум)  түбәнрәк пенсия алучы мохтаҗ һәм аз керемле пенсионерларга социаль өстәмә түләнә. 2020 елның 1 гыйнварына пенсиягә социаль өстәмә түләү алучы пенсионерлар саны 59 472 кеше тәшкил иткән. Федераль өстәмә түләүнең уртача күләме - аена 1789,48 сум.

«Пенсиядән тыш, пенсионерлар керемнәрендә федераль һәм төбәк түләүләре дә шактый зур өлешне тәшкил итә, - диде министр, - «федераль ташлама алучы»  пенсионерлар саны 183 меңнән артык. "Төбәк ташламалары алучылар "ның саны, ягъни республика бюджетыннан социаль ярдәм чараларын алучылар саны 4 мәртәбә күбрәк, - 554 мең кеше".

Шул ук вакытта республика бюджетыннан социаль ярдәм чараларын финанслау ел саен арта. Узган ел гына да бюджетта бу максатларга 5 млрд. 830 млн. сум каралган булган, быел - 1 млрд. сумга күбрәк, ягъни  6 млрд. 900 млн. сум.  "Асылда, республикада социаль ярдәм чараларына сарыф иткән һәр өченче сум бездә өлкән яшьтәге кешеләр файдасына бара", - дип  басым ясады Эльмира Зарипова.

Эльмира Зарипова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан түләүләргә тукталды. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннары  75 000 сум күләмендә, 5-ФЗ номерлы “Ветераннар турында” Федераль законның 2 нче маддәсенең 4 нче пунктында күрсәтелгән затлар,  балигълык яшендә булган нацист концлагерьлары, төрмә һәм гетто тоткыннары 50 000 сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган. Моннан тыш  Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына 25 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарның тол хатыннарына 5 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча бирү турында карар кабул ителгән.

Министр, соңгы елларда республикада сәламәтлек саклау оешмаларын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә дип билгеләп үтте. Бу беренче чиратта өлкән буын  вәкилләре күпләп яши торган авыл җирлегенә кагыла.

Узган ел 610 меңнән артык өлкән яшьтәге граждан диспансерлаштыру һәм профилактика тикшерүе узган. Ерактагы торак пунктларда яшәүчеләргә комплекслы диспансеризация үткәрү  максатыннан беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне тәэмин итү өчен  дүрт данә «Мобиль поликлиника» комплексы сатып алынган.

Эльмира Зарипова республикада узган ел гамәлгә кертелгән өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү системасына аерым тукталды. Былтыр проект җиде пилот районда гамәлгә ашырылган (Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре). Быел проект кысаларында региональ гериотрик үзәк төзү, 37 гериотрик кабинет ачу, паллиатив койкалар санын арттыру, 14 паллиатив ярдәм кабинеты ачу планлаштырыла.

2017 елдан республикада «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» проекты гамәлгә ашырыла. Мондый гаиләдә опекунга айлык түләү 4 меңнән 8 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ел саен республика бюджетыннан бу максатларга 4 млн. сумга якын акча бүленә.

 Өлкән яшьтәге татарстанлылар спорт белән актив шөгыльләнә, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.  Узган елда  4 меңгә якын өлкән кеше 151 физкультура-сәламәтләндерү төркемендә шөгыльләнгән, 3,9 меңнән артык кеше спорт секцияләренә  йөри,  2,6 меңнән артык пенсионер скандинав йөрешен өстен күрә.

Актив озын гомер - Татарстан пенсионерларының уңыш сере, алар да шулай ук иҗат һәм волонтерлык белән дә шөгыльләнә. Республика ветераннары арасында  үткәрелә торган «Балкыш»   үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылар саны буенча фикер йөртергә мөмкин. Аның популярлыгы елдан-ел арта. Әгәр 2012 елда әтеәрелгән беренче фестивальдә 3,5 мең өлкән яшьтәге граждан катнашса, үткән елда  - 40 меңнән артык катнашучы булган.

Татарстанда 15 волонтерлык «көмеш яшь отряды» (140 артык кеше) төзелгән. Бу волонтерлар бай тормыш тәҗрибәсенә ия һәм алар  ялгыз  аналарга,  инвалид балаларга, ятимнәргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

"Без барыбыз да кайчан да булса картаербыз. Шуңа күрә, әйдәгез, өлкән яшьтәге кешеләргә киләчәктә үзебез буларак карыйк”, - дип ассызыклады Эльмира Зарипова, чыгышын тәмамлап.

"Хөкүмәт сәгате" нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы киңәйтелгән карар кабул итте, анда, аерым алганда, парламентарийлар Хөкүмәткә пенсионерларга Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында каралган социаль ярдәм чараларын күрсәтү шартларын анализлауны һәм, кирәк булганда, пенсия яшендәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында аларга үзгәрешләр кертүне йөкләделәр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышу барышында әлеге канунның һәм Министрлар Кабинетының карарын ничек тормышка ашырылуын тагын бер кат анализларга кирәк, дип ассызыклады. Моннан тыш, республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, гражданнарга яңалыклар буенча өстәмә аңлатулар уздыру таләп ителә. Мондый эшне ул профиль министрлыгына җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә оештырырга тәкъдим итте.

Парламентарийлар Региональ гериатрия үзәген һәм гериатрия кабинетларын тәэмин итүгә, шулай ук Татарстанның барлык районнарында гериатрик кабинетлар ачуга акча бүлеп бирүне кирәк дип саный.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International