Татарстан Республикасы Дәүләт Советында гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм карау Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законда һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген җайга сала торган башка норматив хокукый актларда каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.
Законнар нигезендә һәр граждан дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә һәм гавами функцияләр йөкләнгән башка оешмаларга һәм аларның вазыйфаи затларына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук индивидуаль һәм коллектив мөрәҗәгатьләр (гражданнар, шул исәптән юридик затлар берләшмәләренең мөрәҗәгатьләрен дә кертеп) җибәрергә хокуклы.
Гражданнар мөрәҗәгать итү хокукыннан ихтыярый һәм үз теләкләре белән файдалана. Гражданнарның мөрәҗәгать итү хокукыннан файдалануы башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозмаска тиеш.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре түләүсез карала.
Граждан мөрәҗәгате (алга таба – мөрәҗәгать) – дәүләт органына, җирле үзидарә органына һәм аларның вазыйфаи затларына язмача яисә электрон документ рәвешендә «Бердәм дәүләт хезмәтләре (функцияләре) һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) күрсәтү порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба – Бердәм портал), дәүләт органының яисә җирле үзидарә органының гражданнарга идентификация һәм (яисә) аутентификация үткәрү мөмкинлеге булган (Федераль законда башкасы күрсәтелмәгән булса) башка мәгълүмат системасы йә дәүләт органының яисә җирле үзидарә органының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайты аша җибәрелгән тәкъдим, гариза яки шикаять, шулай ук гражданның дәүләт органына, җирле үзидарә органына телдән мөрәҗәгать итүе;
Тәкъдим – гражданның законнарны һәм башка норматив хокукый актларны, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү, иҗтимагый багланышларны үстерү, социаль-икътисадый үсешне һәм дәүләтнең, җәмгыятьнең башка тармаклары эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәре;
Гариза – гражданның үз конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яисә башка затларның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итүне үтенүе яки законнарны һәм башка норматив хокукый актларны бозу турында, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары, аларның вазыйфаи затлары эшчәнлегендәге җитешсезлекләр хакында хәбәр итү йә бу органнар һәм аларның вазыйфаи затлары эшчәнлеген тәнкыйтьләү;
Шикаять – гражданның бозылган хокукларын, ирекләрен яисә законлы мәнфәгатьләрен яки башка затларның хокукларын, ирекләрен яисә законлы мәнфәгатьләрен торгызуны яисә яклауны үтенүе.
Дәүләт Советына мөрәҗәгатьне түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:
Язмача мөрәҗәгатькә куела торган таләпләр
Граждан язмача мөрәҗәгатен җибәрә торган дәүләт органы яисә җирле үзидарә органы исемен, йә тиешле вазыйфаи затның фамилиясен, исемен, атасының исемен, йә тиешле затның вазыйфасын, шулай ук үз фамилиясен, исемен, атасының исемен (булган очракта), җавап һәм мөрәҗәгатьне башка органга җибәрү турындагы хәбәрнамә җибәреләчәк адресны күрсәтергә, тәкъдимнең, гаризаның яисә шикаятьнең асылын бәян итәргә, имзасын һәм датаны куярга тиеш.
Дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка электрон документ рәвешендә килгән мөрәҗәгать Федераль законда билгеләнгән тәртиптә карала. Граждан мөрәҗәгатьтә фамилиясен, исемен, атасының исемен (булган очракта), шулай ук җавап һәм мөрәҗәгатьне башка органга җибәрү турындагы хәбәрнамә җибәреләчәк электрон почта адресын йә Бердәм порталдагы, дәүләт органының яисә җирле үзидарә органының гражданнарга идентификация һәм (яисә) аутентификация үткәрү мөмкинлеге булган башка мәгълүмат системасындагы шәхси кабинетының адресын (уникаль идентификаторны) күрсәтергә тиеш. Мондый мөрәҗәгатькә граждан электрон рәвештә кирәкле документларны һәм материалларны өстәп җибәрә ала.
Мөрәҗәгатьләрне теркәү һәм карау
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кергән мөрәҗәгатьләр өч көн эчендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында теркәлә.
Мөрәҗәгатьләр язмача мөрәҗәгать теркәлгән көннән алып 30 көн эчендә карала. Вәкаләтле зат мөрәҗәгатьләрне карау срогын аерым очракларда яңадан 30 көнгә кадәр озайтырга хокуклы, бу хакта мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга хәбәр ителергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның вазыйфаи затлары карамагында булмаган мәсьәләләр буенча кергән мөрәҗәгатьләр җиде көн эчендә, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга аны башка адреска юллау турында хәбәр итеп, күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителә торган тиешле дәүләт органына яисә җирле үзидарә органына җибәрелә.
Аерым мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе
Язмача мөрәҗәгатьтә авторның фамилиясе яки җавап җибәрелергә тиешле адрес күрсәтелмәгән булса, мөрәҗәгатькә җавап бирелми. Мөрәҗәгатьтә хокукка каршы әзерләнә, кылына торган яисә кылынган гамәлләр турында, шулай ук аларны әзерләүче, кылучы яки кылган зат хакында белешмәләр булган очракта, мөрәҗәгать бу мәсьәләләр карала торган дәүләт органына җибәрелә.
Хөкем карарына шикаять белдерелгән мөрәҗәгать, мондый карарларга шикаять белдерү тәртибен аңлатып, теркәлгәннән соң җиде көн эчендә мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга юллана.
Цензурасыз сүзләр йә вазыйфаи затны, шулай ук аның гаилә әгъзаларын мыскыллау, аларның гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә янау сүзләре булган язмача мөрәҗәгатьләр килгән дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат мөрәҗәгатьтәге сорауларга җавап бирмәскә һәм мөрәҗәгать җибәргән гражданга хокуктан явыз нияттә файдалануның рөхсәт ителмәве хакында хәбәр итәргә хокуклы.
Язмача мөрәҗәгать укырлык булмаса, аңа җавап бирелми һәм ул карау өчен дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка җибәрелми, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга, әгәр аның фамилиясе һәм адресы танырлык булса, мөрәҗәгать теркәлгән көннән алып җиде көн эчендә бу хакта хәбәр ителә.
Язмача мөрәҗәгатьнең текстыннан тәкъдимнең, гаризаның яисә шикаятьнең асылын билгеләп булмаса, мөрәҗәгатькә җавап бирелми һәм ул карау өчен дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка җибәрелми, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга мөрәҗәгать теркәлгән көннән алып җиде көн эчендә бу хакта хәбәр ителә.
Әгәр гражданның язмача мөрәҗәгатендә элек җибәрелгән мөрәҗәгатьләрендәге сорау кабатланса, аңа бу турыда берничә тапкыр җавап юлланган булса, мөрәҗәгатьтә яңа дәлилләр китерелмәсә һәм яңа хәлләр турында сүз бармаса, әлеге мөрәҗәгать һәм элек җибәрелгән мөрәҗәгатьләр бер үк дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки бер үк вазыйфаи затка юлланса, дәүләт органы яисә җирле үзидарә органы җитәкчесе, вазыйфаи зат яисә шуңа вәкаләт бирелгән зат мөрәҗәгатьне нигезсез дип санарга һәм бу мәсьәлә буенча әлеге граждан белән язышуны туктату турында карар кабул итәргә хокуклы. Мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга бу хакта хәбәр ителә.
Дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка килгән язмача мөрәҗәгатьтәге мәсьәлә буенча җавап Федераль законның 10 статьясындагы 4 өлеше нигезендә бу дәүләт органының, җирле үзидарә органының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылган булса, мөрәҗәгатьне теркәгән көннән алып җиде көн эчендә гражданга бу сайтның электрон адресы хәбәр ителә, суд карарына шикаять белдерелгән мөрәҗәгать кире кайтарылмый.
Мөрәҗәгатьтә күтәрелгән мәсьәләнең асылы буенча җавап бирү дәүләт серен яисә федераль законнар нигезендә саклана торган башка серне фаш итсә, мөрәҗәгать иткән гражданга, мондый белешмәләрне фаш итеп булмауга бәйле рәвештә, мәсьәләнең асылы буенча җавап биреп булмау турында хәбәр ителә.
Мөрәҗәгатьтә куелган сорауның асылы буенча җавап биреп булмауга китергән сәбәпләр алга таба юкка чыгарылса, граждан тиешле дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә тиешле вазыйфаи затка яңадан мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Язма мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: