Конституция суды һәм җәмәгать судьялары турында законнарга үзгәрешләр кертелә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе, 13:17

Бүген Татарстан Республикасы Конституция суды  һәм  җәмәгать судьялары турында законнарга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты  беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ җәмәгать судьяларына йөкләнешнең тигезлеген тәэмин итү мөмкинлеген дә бирә.

Әлеге закон проектының авторы, Законлылык  һәм хокук тәртибе комитеты рәисе  Шакир Яһудин, әлеге документ федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны камилләштерүгә, шулай ук Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген мониторинглау, анализлау һәм бәяләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен исәпкә алып, юнәлдерелде, дип белдерде.

Закон проектында  судьяларны ант иттерү вазыйфага билгеләнгән (сайланган) көненнән соң бер ай эчендә гамәлгә ашырыла дип билгели торган нигезләмә өстәлгән. Шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды судьясына һәм отставкадагы Татарстан Республикасы Конституция суды судьясына таныклык бирү тәртибе турында норма өстәү таләп ителә.

Шулай ук «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясындагы 51 пункты «Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында» 188-ФЗ номерлы Федераль закон нормасына туры китерелә. Аның нигезендә, әгәр җәмәгать судьясына йөкләнеш суд районы буенча җәмәгать судьясына уртача йөкләнештән артып китсә, җәмәгать судьяларына йөкләнешнең тигезлеген тәэмин итү максатларында район суды рәисе  бер суд участогы җәмәгать судьясына кергән җинаять, граждан эшләренең, административ хокук бозулар турындагы эшләрнең, дәгъва гаризаларының һәм мәҗбүри түләүләрне һәм санкцияләрне түләттерү турында таләпләр буенча суд боерыгын чыгару хакында гаризаларның бер өлешен сәбәпләре аңлатылган күрсәтмә белән шул ук суд районының башка суд участогы җәмәгать судьясына күчерә ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International