Лилия Маврина яңа эшкә керешкән дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар үткәрде

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе, 12:51

Бүген ТР Дәүләт Советында КФУ каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен «Яңа эшли башлаган хезмәткәрләр мәктәбе» квалификация күтәрү программасы кысаларында семинар булды. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина яшьләргә хакимиятнең закон чыгару тармагы эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Дәүләт Советында мондый дәресләр үткәрү гадәткә керде, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина семинарны ачып, – дәүләт һәм муниципаль органнарда эшкә керешкән хезмәткәрләр үз карьералары башында республика парламенты – дәүләт хакимиятенең иң ачык тармагы эшчәнлеге белән таныша.Нәкъ менә биредә гражданнар һәм безнең бөтен җәмгыять мәнфәгатьләрендә кабул ителгән һәм башкарма һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан үтәлергә тиешле законнар туа".

Яшь дәүләт хезмәткәрләренә Лилия Маврина Татарстан хакимияте структурасында Дәүләт Советы нинди урын алып торуы, парламентарийларның нинди вәкаләтләре, закон чыгару эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде. Моннан тыш, тыңлаучылар халыкның депутатларга ешрак нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүен белде.

Семинарда катнашучыларга шулай ук парламент үзәге буенча экскурсия уздырылды, аның барышында яңа дәүләт хезмәткәрләре Дәүләт Советының утырышлар залында, рәсми делегацияләр кабул итү залында, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда, матбугат үзәгендә һәм китапханәдә булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International