Социаль сәясәт комитеты 2023 елга бюджет турындагы закон проектын хуплады

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе, 16:08

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2023 елга, 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы турындагы доклад белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Социаль өлкә өлешендә бюджетның төп параметрлары белән финанслар министры урынбасары Гела Герасимова таныштырды.

2023 елга сәламәтлек саклауга чыгымнарының гомуми күләме 97,1 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шуларның 3,9 млрд. сумы федераль бюджет акчалары. “Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре киләсе елда 39,2 млрд. тәшкил итә.

“Социаль сәясәт” бүлеге буенча киләсе елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының чыгымнары 57,7 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. Акчалар аерым категория гражданнарга (хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга һәм башкаларга) социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә, социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген тәэмин итүгә, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. Узган ел гамәлдә булган барлык социаль пособиеләр 2023-2025 елларда саклана.

 “Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары 10,3 млрд. сум тәшкил итәчәк, шуның 4,4 млрд. сумы – республика бюджеты акчалары. “Яшьләр сәясәте” бүлекчәсе буенча берләштерелгән бюджетның чыгымнары 5,2 млрд. сум күләмендә каралган, шул исәптән республика бюджеты акчалары исәбеннән - 3,9 млрд. сум.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта депутатлар Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында да фикер алыштылар, аны фонд директоры урынбасары Гүзәлия Закариева тәкъдим итте. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем өлешен 2023 елга 67 275,8 млн. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә.

Социаль сәясәт комитеты әгъзалары билгеләп үткәнчә, 2023 - 2025 елларга Татарстан Республикасы бюджет сәясәтенең төп бурычларының берсе булып бюджетның социаль юнәлешен саклап калу, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, керемнәре түбән булган халыкка, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын көчәйтү, социаль мәсьәләләрне адреслы хәл итү тора. Комитет республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советы депутатларына беренче укылышта карарга тәкъдим итте.

Бүген комитет утырышында халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Әлеге документны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Закон проектында эшсезләргә эшкә урнашу өчен башка җирлеккә күчеп китү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү каралган. Бу хезмәт шулай ук  мәшгульлек хезмәте органнарында торып эш эзләүчегә эшкә урнашу өчен вакытлыча күчеп китәргә яисә гаилә әгъзалары белән бергә даими яшәү урынына күчеп килергә әзер булган гражданнарга да күрсәтелә. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр эш эзләүче гражданнарны эшкә урнаштыруга һәм хезмәт ресурсларының территориаль мобильлегенә ярдәм итәчәк.

Шулай ук депутатлар гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салу турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында да закон проектын карады. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International