Арча районында татар әдәбияты классигы Гомәр Бәширов истәлегенә мемориаль экспозиция ачылды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 15:52

Бүген Арча районының Яңасала авылында татар әдәбияты классигы, СССР Дәүләт премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов истәлегенә мемориаль экспозиция ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин һәм район башлыгы Илшат Нуриев катнаштылар.

Экспозицияне ачканда, Лотфулла Шәфигуллин Казан арты ягының мәдәниятка һәм сәнгатькә татар халкының милли горурлыгы булган бик күп атаклы исемнәр бирүен билгеләп үтте. "Без барыбыз да бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани, атаклы мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави, татар әдәбияты классигы Гомәр Бәширов кебек исемнәрне горурлык белән телгә алабыз, - диде ул. - Шунысы куанычлы, Арча районында данлыклы якташларның исемен мәңгеләштерү, алар белән бәйле урыннарны саклап тоту, музей экспозицияләре булдыру мәсьәләләренә даими игътибар бирелә. Гомәр ага Бәширов туган ягының байлыгын һәм татар мәдәниятының тирәнлеген данлаган бай әдәби мирас калдырды. Аның туган йорты торган урында экспозиция ясаганда, без үз алдыбызга тәрбияви һәм мәгърифәти максатлар куйдык - музей комплексы үз ягының тарихы белән кызыксына торган кешеләрнең ихтыяҗларына җавап бирерлек булырга тиеш".

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, экспозициянең башлап йөрүчеләренә һәм төзүчеләренә рәхмәт белдереп, әлеге объектның кешеләрдә атаклы якташларга карата мөнәсәбәтне ачык күрсәтүен билгеләп үтте. "Якын киләчәктә Гомәр Бәширов музее урнашкан Яңасала мәктәбенә капиталь ремонт  ясалачак", - дип ассызыклады ул.

Тантаналы чараларда авыл халкы, район хакимияте вәкилләре, Таттелеком компаниясе хезмәткәрләре һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International