Статус һәм вәкаләтләр

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына түбәндәгеләр керә:

1) Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;
2) Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләрне һәм Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләрне Татарстан Республикасы вәкаләтләре чикләрендә закон чыгарып җайга салу;
3) Татарстан Республикасы законнарына аңлатма бирү;
4) Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катнашу;
5) Татарстан Республикасы бюджетын һәм аның үтәлеше турындагы хисапны раслау, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын карау;
6) Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын раслау;
7) Татарстан Республикасы салымнарын һәм җыемнарын федераль законнар нигезендә билгеләү;
8) Татарстан Республикасының бюджеттан тыш һәм валюта фондларын төзү тәртибен һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү, әлеге фондларның акчаларын тоту турындагы хисапларны раслау;
9) Татарстан Республикасы милкенә идарә итүнең һәм аның белән эш итүнең тәртибен билгеләү;
10) республика дәүләт хакимияте органнарын оештыру тәртибен һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү;
11) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен, Рәис урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлап кую;
12) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Дәүләт Советы Президиумын сайлау, Дәүләт Советы комитетларын төзү һәм сайлау;
13) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын билгеләү;
14) Татарстан Республикасы референдумын билгеләү;
15) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны билгеләү;
16) Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү;
17) Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турында Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә карар кабул итү;
18) Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кандидатурасын раслау; Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы, Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турындагы тәкъдимнәрен килештерү;
19) Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерү;
20) җирле үзидарә органнарына сайлауларны уздыру тәртибен федераль законда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә билгеләү;
21) Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын сайлау; Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисен һәм Рәис урынбасарын билгеләп кую;
22) Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын сайлау;
221) Татарстан Республикасы законы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесен билгеләп кую;
23) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау;
24) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп кую;
25) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау округларын төзү схемасын раслау;
26) Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышын һәм аны үзгәртү тәртибен билгеләү;
27) Татарстан Республикасы чикләрен үзгәртүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү;
28) Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерү;
29) Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясенә закон нигезендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую;
30) Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен гамәлгә кую, Татарстан Республикасының мактаулы исемнәрен билгеләү;
31) эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә проектын хуплау;
32) Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International