Дәүләт Советы комитетлары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЗАКОНЫ

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
коми­тетлары турында

 

Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы тарафыннан
2004 елның 26 февралендә
кабул ителде

 

(2009 елның  3 декабрендәге 58-ТРЗ номерлы,2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы, 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы, 2023 елның 6 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

I БҮЛЕК. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1  статья. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулардан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итә торган юнәлешләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын (алга таба - комитетлар) төзи һәм сайлый. Комитетларның исемнәре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. (Беренче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Комитетлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бер чакырылыш вәкаләтләре чорына төзелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре чоры дәвамында яңа комитетлар булдырырга, элек төзелгәннәрне кыскартырга һәм яңадан оештырырга, шулай ук аларның составына үзгәрешләр кертергә мөмкин.

 

2  статья. Комитетлар үз эшчәнлекләрендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына, шулай ук  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы­ның норматив хокукый актларына таяна. (Беренче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Комитетлар үз эшчәнлекләрендә Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре өстенлегеннән чыгып эш итәләр.

 

3  статья. Комитетлар закон проектлары эшләүне алып бару, Татарстан    Республикасы    Дәүләт    Советы    карамагындагы мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү, законнарны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив хокукый актларын үтәүне һәм башкаруны тикшереп тору өчен төзелә.

Комитетлар үз карамакларындагы мәсьәләләр буенча карар­лар кабул итәләр һәм бәяләмәләр бирәләр.

Комитетларның үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән ка­рарлары һәм бәяләмәләре дәүләт органнары һәм оешмалар тарафыннан карау өчен мәҗбүри. Карар кабул ителгән көннән соң бер ай эчендә яисә коми­тет билгеләгән башка вакытта комитетларга күрелгән чаралар ту­рында хәбәр ителергә тиеш. (Өченче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

4  статья. Комитетлар Татарстан Республикасы Дәүләт Сове­ты алдында җаваплы һәм аңа хисап бирәләр.

 

5  статья. Комитетлар эшчәнлеген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы координацияли. (Беренче өлеш 2009 елның 3 декабрендәге  58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Икенче өлеш үз көчен югалтты. - 2009 елның 3 декабрендәге  58-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә

Бер үк мәсьәлә буенча комитетларның позицияләре аерылган оч­ракта, алар тарафыннан әлеге каршылыкларны бетерү буенча чаралар күрелә. Әгәр комитетлар үзара килешмәсәләр, алар үз фикерләрен Та­тарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы игътибарына җит­керәләр. Комитет әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен Татарстан Республи­касы Дәүләт Советы игътибарына мөстәкыйль җиткерергә хокуклы.

 

II БҮЛЕК. КОМИТЕТЛАРНЫ ФОРМАЛАШТЫРУ ТӘРТИБЕ

 

6 статья. Комитетлар рәис һәм комитет әгъзалары составын­да сайланалар.

Комитетларның санлы составы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тәкъдимнәрен исәпкә алып, коми­тетларның санлы составлары җидедән дә ким булмаган һәм ун­биш депутаттан да артык булмаган шартлардан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулардан соңгы беренче утырышында билгеләнә. (Икенче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

Комитетларны сайлаганда тавыш бирү тулаем барлык состав буенча уздырыла.

Комитетларның рәисләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан сайлана. Комитет рәисе урынын дәгъвалаучы кандидатуралар шул комитет утырышында каралырга тиеш.

Комитетлар комитет әгъзалары исәбеннән комитет рәисе урынбасарын сайлыйлар, аның кандидатурасын фикер алышу өчен комитет рәисе кертә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты бер генә комитет әгъзасы була ала.

 

7 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары әгъзалары булып сайлана алмый.

 

III БҮЛЕК. КОМИТЕТЛАРНЫҢ КОМПЕТЕНЦИЯСЕ

 

8 статья. Комитетлар үз карамагындагы мәсьәләләр буенча түбәндәгеләрне тормышка ашыралар:

закон проектларына һәм башка норматив хокукый актларга төзәтмәләр, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр буенча бәяләмәләр әзерләү;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кушуы буенча яисә үз инициативасы буенча закон проектлары һәм башка норматив хокукый актлар эшләү;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы яисә аның Президиу­мы кушуы буенча федераль законнар проектлары буенча искәрмәләр, тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр әзерләү яисә шундый акт проектларын эшләү;

Татарстан Республикасы законнарын системалау мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләү;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы йөкләмәсе буенча яисә үз инициативасы белән үз карамагындагы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы законнарына мониторинг үткәрү; (алтынчы абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

сайлау, билгеләп кую, килештерү яисә раслау өчен һәм тик­шерелүче кандидатуралар буенча бәяләмәләр бирү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим ителә торган, Татарстан Республикасы Конституциясе белән билгеләнгән кандидатуралар буенча алдан фикер алышу; (җиденче абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы бюджетын һәм аның үтәлеше турында хисапны, озак сроклы чорга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен карау, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы бюджеты буенча бәяләмәләр тапшыру; (сигезенче абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

закон чыгару инициативасы хокукы булган субъектлардан комитетка кергән законнарны үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәрне карау; (тугызынчы абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

законнарны бозу турында материалларны прокуратура орган­нарына яисә башка органнарга, оешмаларга җибәрү; (унынчы абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон, Татар­стан Республикасы Дәүләт Советының һәм аның Президиумының хокукый актлары белән билгеләнгән башка вәкаләтләр. (унберенче абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

9  статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының берничә комитеты карамагындагы мәсьәләләр аларның үз инициативасы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йә аның Прези­диумы кушуы буенча комитетлар тарафыннан бергәләп әзерләнергә һәм каралырга мөмкин.

Каралучы мәсьәләләр буенча комитет башка комитетлар фи­керен сората ала.

 

10  статья. Әгәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ко­митеты үз каравына тапшырылган мәсьәлә башка комитетка да ка­рый дип тапса йә башка комитет карый торган мәсьәлә буенча үз фикерен әйтү зарур дип таныса, бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яисә аның Президиумына үз тәкъдимен кертергә, шулай ук каралучы мәсьәлә буенча аларга үз фикерен җиткерергә хокуклы.

Башка комитетлар соравы буенча комитет әлеге комитетлар караучы мәсьәләләрне әзерләүдә дә катнаша ала.

 

11 статья. Комитетлар үз эшчәнлекләрендә тигез хокуклар­дан файдаланалар һәм бертигез бурычларны үтиләр.

 

12  статья. Комитетлар Татарстан Республикасы Дәүләт Сове­тында закон чыгару инициативасы хокукына ия.

 

13  статья. Комитет рәисе яисә комитет компетенциясенә кер­телгән мәсьәләләр буенча башка вәкиле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы утырышларында докладлар һәм өстәмә докладлар белән чыгыш ясый ала.

Комитетлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм аның Президиумына үзләре керткән мәсьәләләр яисә комитетларга алдан карауга яисә өстәмә карауга тапшырылган мәсьәләләр буенча үз докладчыларын яисә өстәмә докладчыларын билгели.

Комитетлар уртак әзерләгән мәсьәләләр буенча уртак доклад­лар һәм өстәмә докладлар белән чыгыш ясый яисә үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен аерым белдерә алалар.

Комитет каравына кертелә торган мәсьәләләрне әзерләү һәм карау тәртибе алар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

 

14  статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законнар­ны һәм башка норматив хокукый актларны, кагыйдә буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тиешле комитетлары тарафыннан шушы проектлар буенча алдан фикер алышулар уздырылганнан соң кабул итә.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советына йә аның Президиумына Татарстан Республикасы законнары проектларын яисә республика дәүләт тормышындагы башка аеруча мөһим мәсьәләләрне Татарстан Республикасы халык фикер алышуына тапшыру һәм (яисә) парламент тыңлаулары уздыру турында тәкъдимнәр кертергә хокуклы. (Икенче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Закон проектлары һәм башка мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы халык фикер алышуы барышында гражданнардан һәм оешмалардан кергән тәкъдимнәр һәм парламент тыңлаулары рекомендацияләре Татарстан Республикасы законында билгеләнә торган тәртиптә карала һәм гомумиләштерелә. (Өченче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

15 статья. Комитетлар үз вәкаләтләренә кертелгән мәсьәләләр буенча үз комитеты әгъзаларының комитеттагы эшләре турында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына хисап бирүче органнар җитәк­челәренең мәгълүматын тыңларга хокуклы. (Беренче өлеш 2021 елның
3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Күрсәтелгән затлар комитетларның тәкъдимнәре буенча комитет утырышына килергә һәм комитет карый торган мәсьәлә буенча язмача яисә телдән аңлатмалар бирергә тиеш. Комитетлар карала торган мәсьәләләр турында тиешле органнарга алдан хәбәр итәләр һәм каралучы мәсьәләләр буенча материалларны тапшыру вакытла­рын һәм рәвешен билгелиләр.

16 статья. Комитетлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына хисап бирүче органнардан һәм аның урындагы затларыннан документларны, язма бәяләмәләрне һәм үз эшчәнлекләренә бәйле башка материалларны  соратып алырга хокуклы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына хисап бирүче орган­нар һәм аларның урындагы затлары кирәкле материалларны, доку­ментларны комитетларга тапшырырга тиеш.

 

17 статья. Комитетларның карарларын үтәүдән читләшүче затлар, шулай ук алар утырышларга килмәгән, тиешле документлар­ны, материалларны яисә башка мәгълүматны комитетларга бирүдән баш тарткан, ялган белешмәләр биргән очракларда законнар нигезендә җаваплылыкка тартылалар.

 

18 статья. Комитетлар Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Татарстан Республикасы ми­нистрларына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафын­нан төзелүче, сайланучы яисә расланучы башка органнар җитәк­челәренә, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан территориаль органнары җитәкчеләренә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмалар җитәкче­ләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына кертелгән мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.татья 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы, 2023 елның 6 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

19  статья. Аерым мәсьәләләрне әзерләү өчен комитет Татар­стан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан, Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы Аппараты структур бүлекчәләре белгечләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары, Татарстан Республикасы дәүләт коми­тетлары, башка дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр, фәнни оешмалар вәкилләреннән, башка белгечләрдән эшче төркемнәр төзергә мөмкин. (Беренче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Комитетлар үз эшләренә экспертлар җәлеп итәргә, закон про­ектларына бәйсез экспертиза билгеләргә хокуклы.

Экспертиза буенча эш өчен түләү тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы раслый торган Нигезләмә белән билгеләнә.

 

20 статья. Комитетлар әгъзалары комитет эшчәнлегендә кат­нашырга, комитетлар һәм аларның рәисләре кушканнарны үтәргә бурычлы.

Комитет әгъзасы комитетта карала торган барлык мәсьәләләр буенча хәлиткеч тавыш хокукыннан файдалана.

Комитет әгъзасы түбәндәгеләргә хокуклы: комитетта карау өчен мәсьәләләр тәкъдим итәргә һәм аларны әзерләүдә, алар буенча фикер алышуда катнашырга; дәүләт органнарының һәм оешмаларның, комитет утырышын­да аларның җитәкчеләренең мәгълүматын тыңлап, эшләрен тикшерү зарурлыгы турында тәкъдимнәр кертергә; комитет карамагындагы барлык документларны алырга. (Өченче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Тәкъдимнәре комитетта хупланмаган комитет әгъзасы аларны язма рәвештә яисә телдән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы­на яисә аның Президиумына кертә ала.

Комитет әгъзасына комитетта каралучы барлык мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу өчен шартлар тәэмин ителә, моның өчен аңа үз вакытында кирәкле документлар һәм материаллар, шулай ук коми­тетка кергән барлык материаллар турында мәгълүмат җибәрелә.

Комитет Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдында да­ими рәвештә комитет эшеннән читләшүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының җаваплылыгы турындагы мәсьәләне, мондый депутатны комитет составыннан чыгаруга кадәр, шулай ук, үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган очракта, комитет рәисен яңадан сайлау мәсьәләсен куярга хокуклы.

 

21 статья. Комитетлар әгъзалары комитет кушуы буенча һәм үзләренең инициативасы белән комитет карамагындагы мәсьәләләрне өйрәнәләр, дәүләт органнарының, оешмаларның, шулай ук гражданнарның тәкъдимнәрен гомумиләштерәләр, үз нәтиҗәләрен һәм тәкъдимнәрен комитетка җиткерәләр. (Статья 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

22 статья. Депутат эшчәнлеген төп эшчәнлегеннән аерылмыйча башкаручы комитет әгъзаларына үз вәкаләтләрен башкару өчен айга барлыгы алты эш көненнән дә артмаган чорга эш урынын (вазыйфасын) саклап калу гарантияләнә. (Статья 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

IV БҮЛЕК. КОМИТЕТЛАРНЫҢ ЭШ ТӘРТИБЕ

 

23 статья. Комитетлар үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эш планнары нигезендә оештыралар.

 

24 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары утырышлары кирәк булган саен чакырыла, ләкин айга бер мәртәбәдән дә сирәк түгел.

 

25 статья. Комитет утырышлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә уздырыла.

 

26 статья. Комитет утырышында комитет составының кимендә өчтән икесе катнашса, ул тулы хокуклы була.

Утырышка килү мөмкинлеге булмаган очракта депутат бу хакта комитет рәисенә яисә аны алмаштыручы затка хәбәр итә.

 

27 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты карары комитет әгъзаларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

Берничә комитетның уртак утырышларын уздырганда карарлар һәр комитет әгъзаларының билгеләнгән саныннан күпчелек та­выш белән кабул ителә.

28 статья. Комитет утырышында киңәш бирү хокукы белән аның составына кермәгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнаша ала.

Комитет утырышында шулай ук киңәш бирү хокукы белән законнар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының һәм аның органнарының утырышында катнашу хокукына ия урындагы зат­лар катнаша ала.

 

29 статья. Комитетлар утырышларына дәүләт органнары һәм оешма­лар вәкилләре, экспертлар, белгечләр һәм галимнәр чакырылырга мөмкин. Комитет утырышларына чакырылган затлар, шулай ук Та­тарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты белгечләре рәислек итүче тәкъдиме буенча яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты үтенече буенча белешмәләр һәм аңлатмалар бирәләр. (Беренче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Кирәк булганда комитет ябык утырыш уздыру турында карар кабул итәргә мөмкин. Ябык утырыш уздыру турында карар комитет әгъзаларының өчтән ике тавышы белән кабул ителә.

 

30  статья. Комитет рәисе:

комитет утырышларын чакыра һәм утырышка кирәкле мате­риалларны әзерләүне оештыра;

комитет составының кимендә биштән бере, әмма өчтән дә ким булмаган комитет әгъзасының язмача таләбе буенча җиде көннән дә соңга калмыйча аның утырышын чакырырга тиеш, бу чакта уты­рышны чакыру инициаторлары комитетка фикер алышуга кертелә торган мәсьәләләрне тапшырырга тиеш;

комитет әгъзаларының комитет эшчәнлегенә бәйле материал­лар һәм документлар белән тәэмин ителүен тикшереп тора;

комитет тарафыннан төзелгән эшче төркемнәрдә эшләү өчен, шу­лай ук комитет кушканнарны үтәү өчен комитет әгъзаларын чакыра;

комитет утырышларында катнашу өчен дәүләт органнары һәм оешмалар вәкил­ләрен, белгечләрне һәм галимнәрне чакыра; (алтынчы абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

комитет утырышларында рәислек итә;

башка дәүләт органнары һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә комитет исеменнән эш итә; (сигезенче абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

комитет карарларын үтәүне оештыра һәм тикшереп тора;

комитет карарларының үтәлеше турында, шулай ук комитет­ка кергән барлык документлар турында комитет әгъзаларына хәбәр итә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын аның үтенече буенча шул документларның күчермәләре белән тәэмин итә; (унынчы абзац 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы, комитет карарларында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Комитетларның уртак утырышларын шул комитетларның рәисләре үзара килешү буенча алып бара.

 

31 статья. Комитет рәисе урынбасары комитет кушканнарны үтәүнең барышын, комитет утырышлары беркетмәләрен һәм стенограммаларын алып баруны, аларның эчтәлеген комитет әгъзаларына җиткерүне, башка документларны рәсмиләштерүне тикшереп тора.

 

32 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетының  карарларына һәм бәяләмәләренә комитет рәисе имза сала.

Комитетларның уртак утырышларында кабул ителгән карарлар һәр комитет тарафыннан аерым әзерләнә. (Икенче өлеш 2021 елның 3 мартындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Комитет утырышлары беркетмәләренә комитет рәисе урынбасарлары имза сала. Комитетларның уртак утырышлары беркетмәләренә тиешле комитет рәисләре урынбасарлары имза салалар.

33 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары үз эшчәнлеге турында җәмәгатьчелеккә хәбәр итәләр. Комитетларның һәм эшче төркемнәрнең утырышларына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылырга мөмкин.

 

V БҮЛЕК. ЙОМГАКЛАУ НИГЕЗЛӘМӘЛӘРЕ

 

34  статья. Комитетлар эшчәнлеген хокукый, оештыру, документаль,  мәгълүмати, матди-техник тәэмин итүне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты гамәлгә ашыра.

 

35  статья. Әлеге Закон яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайланган көннән үз көченә керә.

Әлеге Закон үз көченә кергән көннән түбәндәгеләрнең үз көчләрен югалтуын танырга:

"Татарстан Республикасы Югары Советы даими комиссиялә­ре турында" 1990 елның 28 августындагы 320-ХII номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Югары Советы Җыелма бас­масы, 1992,     № 1);

"Татарстан Республикасы Югары Советы даими комиссиялә­ре турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" 1992 елның 6 июлендәге 1559-ХII но­мерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Югары Советы Җыелма басмасы, 1992, № 6);

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы даими комиссиялә­ре турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" 1996 елның 7 февралендәге 418 номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Дәүләт Советы Җыел­ма басмасы, 1996,  № 3);

"Татарстан Республикасы Югары Советы даими комиссиялә­ре турында" Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кертү хакын­да" 1990 елның 28 августындагы 322-II номерлы Татарстан Рес­публикасы Югары Советы карары.

 

 

Татарстан Республикасы
Президенты                                                                                                                   М.Ш.Шәймиев

 

Казан, Кремль
2004 елның 15 марты
№ 13-ЗРТ

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International