Депутат берләшмәләре

Фракцияләр һәм депутат төркемнәре депутат берләшмәләре була.

Фракцияләр һәм депутат төркемнәре тигез хокукларга ия була, әгәр федераль законнарда башкасы билгеләнмәгән булса. 

Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлүгә кертелгән  кандидатларның республика  исемлеге  составында  сайланган  депутатлар  берләшмәсе  фракция була. Фракциягә, кандидатларның санына бәйсез  рәвештә,  кандидатларның тиешле  республика исемлеге составында  сайланган барлык депутатлар керә.  Фракциягә шулай ук бермандатлы  сайлау округлары буенча  сайланган депутатлар  һәм федераль законнар  нигезендә  үз эшчәнлеген  туктаткан сәяси партия  кандидатларының  республика исемлеге  составында сайланган депутатлар да керергә мөмкин.

Фракцияләргә кермәгән депутатлар кимендә җиде  депутаттан торган депутат төркемнәрен төзергә хокуклы.

Депутат берләшмәләренең эчке эшчәнлеге  алар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә оештырыла.

Депутат бары тик бер депутат берләшмәсендә генә торырга хокуклы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International