Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе

Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы

1947  елның 22 маенда ТАССР Әлмәт шәһәрендә туган. 

Белеме

  • Әлмәт газ сәнәгате техникумы (1969-1972);
  • Уфа нефть институты  (1979);
  •  Саратов югары партия мәктәбе (1986).

Фәнни дәрәҗәләре:

  • социологик фәннәр кандидаты (1996);
  • сәяси фәннәр докторы (2001);
  • Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе  академигы;
  • Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең  шәрәфле академигы;
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2023 ел).

Хезмәт юлы:

  • Әлмәт шәһәре газ-бензин заводы токаре (1963-1966);
  • «Әлмәтнефть» тресты автотранспорт конторасы шофере (1966);
  • Совет Армиясе сафларында хезмәт  (1966-1968);
  • «Әлмәтнефть» нефть чыгару идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехы контроль-үлчәү приборлары слесаре  (1968-1970).
  • 1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә партия, совет һәм хуҗалык эшендә:
  • 1972 елның 25 августы – ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы,
  • елның 25 августы-1978 елның 14 апреле – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы,
  • 1978 елның 14 апреле-1980 елның 26 сентябре – Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары,
  • 1980 елның 26 сентябре-1985 елның 13 сентябре  – Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары,
  • 1985 елның 13 сентябре-1987 ел – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре,
  • 1987 елның 26 мае-1987 елның 2 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты икенче секретаре,
  • 1987 елның 3 декабре -1988 ел – «Әлмәтнефть» катламнар басымын саклау өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе башлыгы,
  • 1988 елның 22 июле-1989 елның 20 августы – Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе;
  • 1980 еллар ахырыннан 1991 елга кадәр республика Хөкүмәтендә:
  • 1989 елның августы-1990 елның 5 феврале —ТАССР сәүдә министры,
  • 1990 елның 5 феврале-17 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре,
  • 1990 елның декабре- 1991 елның 5 июле  – Министрлар Советы Рәисе урынбасары;
  • Югары Совет  Рәисе (1991-1995):
  • 1991 елның  5 июле – ТССР Югары Советы Рәисе,
  • 1992  елдан 1995 елның 16 гыйнварына кадәр – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995 елның 16 гыйнвары - 1998 елның 27 мае);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (1998 елның 27 маеннан хәзерге вакытка кадәр).

 

Иҗтимагый эшчәнлек:

  •  «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Рәисе;

1999 елның июленнән

  •  «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре

2003 елның августыннан

  •  «Единая Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы

2021 елның декабреннән

  •  «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль Советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү комиссиясе әгъзасы;

2021 елның ноябреннән

  • Татарстан Республикасы Иминлек Советы Рәисе урынбасары;

1999 елның сентябреннән

  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе;

2009 елның декабреннән

  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы рәисе урынбасары;

2013 елның гыйнварыннан

  • Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе;

2007 елдан

  • Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты;

2011 елның февраленнән

  • Татарстан Республикасы автоһәвәскәрләренең «АвтоРетроКлуб-21» тарихи техника яратучылар клубы» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты;

2006 елдан

  • Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы (элек – Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе) әгъзасы

2001 елдан 

  • Россия Федерациясе Федераль Собраниесе каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советы әгъзасы

2012 елның маеннан

  • Халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе рәисе – Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы

2012 елның декабреннән

  • Россия Федерациясенең яңа субъектларын Россия Федерациясе хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы

2014 елдан

  • Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы Рәисе урынбасары;
 

2015 елдан

  • Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының шәрәфле әгъзасы

2016 елның октябреннән

 

Ф.Х. МӨХӘММӘТШИННЫҢ БҮЛӘКЛӘРЕ

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2026 ел);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024 ел);
  • Александр Невский ордены (2022 ел);
  • «Дуслык» ордены (2022 ел);
  • Салават Юлаев ордены (2022 ел);
  • «РОЗА МИРА» алтын медале («Миротворец планеты» номинациясендә) (2022 ел);
  • «Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм намус» (2021 ел);
  • Татарстан журналистлар бергәлеге Рәхмәт хаты (2019 ел);
  • «Парламент хезмәттәшлеген ныгыткан өчен» БДБ ПАА медале (2019 ел);
  • «Хезмәттәге аерымлык» билгесе (2019 ел);
  • «Федерация Советына 25 ел» медале (2018 ел);
  • РФ Федераль СобраниесеДәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты (2018 ел);
  • РФ ФС Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2018 ел);
  • Рәхмәт грамотасы (2018 ел);
  • Россия халыклары Ассамблеясының «Халыклар дуслыгы – Россия бердәмлеге» алтын медале (2018 ел);
  • Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Мактау грамотасы (2017 ел);
  • «Халыкара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен» билгесе (2016 ел);
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 ел);
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2012 ел);
  • Мактау ордены (2005 ел);
  • Дуслык ордены (1997 ел);
  • мактау грамоталары: Россия Федерациясе Президенты (2008 ел), Россия Федерациясе Хөкүмәте (1997 ел), Федерация Советы (2001 ел) һәм Дәүләт Думасы (2007 ел);
  • Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2015 ел) һәм Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты (2011 ел);
  • Федерация Советының «Парламентаризмны үстерүдәге казанышлар өчен» мактау билгесе (2007 ел);
  • Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының «Халыкара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе (2016 ел);
  • Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы (КМРВСЕ) медале, « Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы шәрәфле әгъзасы» (2017 ел) мактаулы исеме;
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе (2016 ел);
  • Халыклар дуслыгы ордены (Башкортостан Республикасы) (2012 ел);
  • ТАССР Югары Советы Президиумының мактау грамотасы (1984 ел).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International