Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас турында федераль законга тәкъдимнәр әзерләнә

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе, 13:23

Бүген Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова матди булмаган мәдәни мирас турында федераль закон проектын әзерләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты аппаратлары, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Людмила Рыбакова искәрткәнчә, Ярославльдә 2021 елның сентябрендә узган «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» VIII Парламент форумында халык иҗатын һәм традицион халык мәдәниятен саклау һәм яклау мәсьәләләре каралуны искә төшерде. "Россия Федерациясе дөньяның иң зур полиэтник дәүләтләренең берсе булып тора һәм гомуми тарихны, 190нан артык милләт вәкилләренең гомуми кыйммәтләр системасы белән берләштерә, - диде ул. - Этносларның кушылу һәм ассимиляция процесслары беркайчан да мәдәни төрлелекнең кимүенә яки юкка чыгуына китермәде".

Шул ук вакытта, парламентарий сүзләренчә, гамәлдәге федераль законнар күбесенчә матди мәдәният мирасын яклауга юнәлдерелгән.

Матди булмаган мәдәният - җәмгыятьнең мәдәни коды, милли идея һәм милли тиңдәшлек нигезе. Матди булмаган мәдәни мирас - җәмгыятьнең мәдәни һәм рухи үсешен тәэмин итүдә мөһим фактор. Болар барысы да дәүләт дәрәҗәсендә саклауга һәм ярдәм итүгә мохтаҗ. Җәмгыятьнең әхлакый ориентирларның гомуми системасы булырга тиеш, ул вакытта илдә туган телгә, үзенчәлекле мәдәнияткә һәм үзенчәлекле мәдәни кыйммәтләргә, үз ата-бабаларыбыз хәтеренә хөрмәт сакланыр иде.

Татарстанда 2017 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында" Закон гамәлдә. Ул Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, саклап калу, өйрәнү, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән.

НКН турында федераль закон кабул итү хакимият органнарының тикшерү, документлаштыру, саклап калу, торгызу, шулай ук НКН объектларын популярлаштыру, аларның чыганакларының хокукларын тәэмин итү буенча вәкаләтләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе секторы мөдире Азат Арсланов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе баш киңәшчесе Лилия Вәлиуллина, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Мәхмүтов, ТР Финанс министрлыгының социаль-мәдәни өлкәдә бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе Илнар Яхин һәм башкалар үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен әйттеләр.

Закон проектын әзерләү эшен дәвам итү һәм киләсе киңәшмәгә тәкъдимнәр кертү турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International