Дәүләт Советының бишенче утырышы 27 ноябрьдә була

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:07

 

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы 27 ноябрьдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.  Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина көн тәртибенә 20 сорау, шул исәптән 13 республика закон проекты кертелүен әйтте. Ул утырышка кадәр әле ике атнага якын вакыт булуын, шул арада тагын сораулар өстәлү мөмкинлеген искәртте.

11 республика закон проекты беренче укылышка тәкъдим ителә. Депутатлар "Салым траспорты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында архив эше турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проектларын караячак.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" законга үзгәрешләр кертү турында", "Коррупциягә каршы тора мәсьәләләре буенча Татарстанның аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында", "ТРда стратегик планлаштыру турында" законның 11 маддәсенә үзгәреш кертү турында" закон проектлары беренче укылышка чыгарыла.

Сессиядә 2020 елга закон чыгару эшенең якынча план проекты буенча фикер алышу ниятләнә. "Хөкүмәт сәгате" кысаларында республика Хөкүмәтенең "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" мәгълүматы тыңланачак.

Татарстан Дәүләт Советының "Интернет-кабул итү" бүлегенә гражданнардан юлланган мөрәҗәгатьләрне карау процессы тизәйтелә. Президиумның "Депутатларның сайлау округында үз эше турында мәгълүмат бирү тәртибе турында" карарына үзгәрешләр кертелде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр парламентның яңа сайты эшли башлау һәм "Интернет-кабул итү" бүлеге яңару белән бәйле.

Бүлеккә юлланган гражданнар мөрәҗәгатьләре турыдан-туры "Электрон парламент" системасына регистрациягә һәм депутат өстәленә килеп эләгәчәк. "Моңарчы мөрәҗәгатьләр Дәүләт Советының рәсми сайтыннан депутатларның почтасына һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә юллана иде", - диде Альберт Хәбибуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International