Фәрит Мөхәммәтшин: "Патриотизм дәүләт символларына карата хөрмәт тәрбияләүдән башлана"

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе, 12:47

Бүген Татарстан Дәүләт флагы көнендә, КФУның Император залында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан университеты студентлары һәм укытучылары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзалары һәм экспертлары белән очрашты. 

Университетта узган тантаналы чара очраклы гына булмады. 2022 ел Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Геральдика системасын формалаштыру һәм үстерү тарихы белән бәйле юбилейларга бай. Казан университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдина Мәрҗани исемендәге тарих институты ТР Президенты каршындагы Геральдик советның төп учреждениеләре булып торалар, һәм 20 елдан артык совет эшчәнлеген фәнни-методик һәм аналитик яктан тәэмин итәләр.

“Өч дистә ел эчендә безнең геральдия хезмәте бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда шактый зур юл үтте", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.

Республика Советы белгечләрен һәм экспертларын юбилей белән котлап, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, төрле елларда совет ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кебек күренекле юбилейларны оештыру, эксперт һәм фәнни-методик ярдәм һәм юашка эшләрдә катнашкан. "Шуның белән сез дәүләтнең тарихи үткәненә, аның мәдәниятенә иҗтимагый кызыксыну артуга, патриотизм хисе формалаштыруга, рәсми символларга хөрмәт белән карарга ярдәм итәсез", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук дәүләтнең эзлекле формалашкан бүләкләү системасы, иҗтимагый һәм ведомство бүләкләре комплексы өчен рәхмәт белдерде. Муниципаль символика буенча да зур эш алып барыла.

Фәрит Мөхәммәтшин 1991 елның 29 ноябрендә ТССР Югары Советы карары белән расланган Татарстан дәүләт символлары, аерым алганда, республика флагы тарихына тукталды. Флагның авторы һәм төп әзерләүчесе Татарстанның халык рәссамы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәвил Хаҗиәхмәтов булды.

«Мин генә түгел, бу залда утыручылар барысы да Татарстанның дәүләт символлары тарихын хәтерлиләрдер, парламент диварларында күп сәгатьлек дискуссияләр узды, - дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин, - Яшел-ак-кызыл тукыма республиканың гәүдәләнеше булсын өчен аргументлар эзләүдә күп көч куярга туры килде безгә. Бу татарстанлыларның күп буыннарын берләштергән дәүләт символларына игътибар турында сөйли".

Быел Татарстан Дәүләт гербына 30 ел тулды, ул, флаг һәм гимн белән беррәттән, республиканың барлык күпмилләтле халкы өчен берләштерүче символга әверелде. Аны ясаучыларның берсе филология фәннәре докторы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Назыйм Ханзафаров булды. Бүген ул очрашуда катнашты. Зал аны аягүрә басып сәламләде.

"Борынгы җирдә яшәүче халыкларның милли-мәдәни һәм рухи традицияләрен үз эченә алганнан соң, безнең яңа дәүләтебезнең атрибутлары вакыт сынавы узды, сәяси тормыш һәм иҗтимагый аңның аерылгысыз өлешенә, горурлык һәм милли-дәүләт тиңдәшлеген билгеләүче факторга әверелде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Иҗтимагый-сәяси тормышта геральдиканың әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Нәкъ менә дәүләт символикасына хөрмәттән гражданнарның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалашу, үз Ватаның өчен горурлык хисләре башлана да инде. Символларсыз, гиральдикасыз үз илеңә һәм кече Ватаныңа мәхәббәтне тәрбияләү кыен булыр иде".

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, тәрбия функциясеннән тыш, илнең һәм аның субъектларының рәсми символлары Россия халыкларының бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын тәшкил итә. Дәүләт символлары юкка гына Конституция һәм закон нормалары белән якланмый.

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәр яңа уку атнасы «Мөһим сөйләшүләрдән» башлана. Дүшәмбе көннәрендә дәрес алдыннан Россия һәм Татарстан флагларын күтәрәләр, ил һәм республика гимннарын башкаралар. Фәрит Мөхәммәтшин бу карарны "дөрес" дип атады. "Флаг һәм гимн - патриотлык кына түгел, үз Ватаның өчен җаваплылык та тәрбияли торган бөек символлар, - дип ассызыклады ул, - үз иленең, республикасының дәүләт символларына, үз районының, шәһәр яки авыл символикасына, үз мәктәбенең символикасына хөрмәт белән карау - безнең илнең яшь патриотларын формалаштыру нигезе".

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Дуслык” ордены белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе, К(П)ФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән - советның җаваплы секретаре, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Илнур Миңнуллин, Россия геральдистлар союзының территориаль төбәк бүлеге рәисе Григорий Бушканец, Россия геральдистлар берлеге идарәсе башкарма директоры, рәссам-уйлап табучы Константин Моченов һәм башкалар бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы идеясе авторы Назыйм Ханзафаров Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән билгеләп үтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International