Татарстан парламентарийлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүдә Белорусь тәҗрибәсен өйрәнә

2025 елның 1 апреле, сишәмбе, 19:22

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе әгъзаларының Беларусь Республикасының Минск өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген «Инвалид яшьләр белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына түгәрәк өстәл форматында өлкә утырышы узды, анда Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары социаль яклау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм оештыру һәм социальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Түгәрәк өстәл Минск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү территориаль үзәге базасында узды. Утырыш алдыннан парламентарийлар үзәкнең эше белән таныштылар. Үзәкнең директоры Елена Тиганина кунакларны бүлекләр буйлап йөртте, аерым ихтыяҗлары булган кешеләрне реабилитацияләү һәм социаль адаптацияләүнең заманча алымнарын күрсәтте. Шулай ук Минск коллегалары укучылар белән эшләүгә ясалма интеллект механизмнары ничек кертелүен күрсәттеләр.

Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары игътибарын 1 төркем инвалид, коляскада йөрүче һәм талантлы һөнәрче Кристина Жуковец тәкъдим иткән «Игелекле эшләр остаханәсе» социаль проектын тәкъдир итү аеруча җәлеп итте. Кристина үзенең иҗатка юллары һәм Стародорожск  социаль тернәкләндерү бүлегендә узган дәресләрнең аңа үз мөмкинлекләрен ачарга һәм үз-үзенә ышанырга ярдәм итүе турында сөйләде. “Мин шундый принцип буенча яшим: игелекле эшләр эшлә, ә игелек бумерангы һәрвакыт кайтачак", – дип сөйләде Кристина.

"Монда мине барыннан да бигрәк рухи һәм инновацион якын килүнең ничек органик рәвештә ярашуы гаҗәпләндерде. Ясалма интеллект кертү – социаль эштә зур алгарыш. Кристина сүзләрен җиткерәсем һәм сезгә яхшылык бумерангының кайтуын телисем килә», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Түгәрәк өстәл утырышында төп доклад белән Минск өлкәсе башкарма комитетының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау комитетының халыкны эш белән тәэмин итү идарәсе башлыгы Анна Русак чыгыш ясады. Ул инвалид кешеләрнең бүген ничек субсидияләр алуларын, хезмәт эшчәнлегенә җайлашу кысаларында эшкә урнашуларын мисал итеп китерде. "Узган елның ноябреннән без Любань районы мәшгульлек хезмәтендә 1 группа инвалид, коляскада йөрүче  Каринаны теркәдек. Ә инде декабрьдә белгечләр кызга туры килә торган вакансия табарга ярдәм иткәннәр. Хәзер Карина читтән торып эшли, – диде Анна Русак, – Минск өлкәсендә инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе эшкә тәкъдим ителгәннәрнең 64,5%  тәшкил итә».

Борисовск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү территориаль үзәге директоры  Ольга Копыток социаль реабилитациянең заманча практикалары белән уртаклашты. Аерым алганда, ул чара башында ук кунакларга күрсәткән тактиль музей турында сөйләде. Музей базасында волонтерларны да укыталар: аларга  инвалидлар белән эшләү  күнекмәләренә өйрәтү турында сертификат бирәләр.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары Минск өлкәсендә (Беларусь Республикасы) эш сәфәрендә. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан парламенты депутатлары Ольга Воронова, Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Алсу Надршина, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәдшина һәм Роза Гайнетдинова. Сәфәрнең төп максаты – социаль сәясәтне гамәлгә ашыру һәм гражданнарга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә, иң яхшы региональ һәм муниципаль закон чыгару практикалары белән уртаклашу. Эш визиты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында 2022 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында уза.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International