Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең эшлекле иртәнге ашы булды, анда парламентарийлар Татарстанда һөнәри юнәлешнең бердәм моделен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларының сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең яңа Халык программасының төп юнәлешләрен һәм өстенлекләрен билгеләделәр. Эшлекле иртәнге аш Казан кооператив институтында узды.

Бүген Владивостокта Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Бөтенроссия җыеннары ачылды. Бөтен илдән махсус хәрби операциядә катнашучылар  атна дәвамында Ватанны саклаучыларны тернәкләндерү, эшкә урнаштыру һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән алмашачаклар, шулай ук ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча алдагы адымнарны билгеләячәкләр. Татарстаннан әлеге чарада Дәүләт Советы депутаты, ТР СВО ветераннары ассоциациясенең Координация советы әгъзасы Эдуард Шәрәфиев катнаша.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар, шулай ук быелның беренче яртыеллыгында ММИ республика һәм территориаль фонды бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.


23
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы игълан ителүгә һәм илләребез арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 77 ел тулуга багышланган тантаналы кабул итү булды. Чара Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы инициативасы белән оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән чарада катнашучыларны истәлекле вакыйга белән парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады


22
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстан территориясендә физик һәм юридик затлар өчен цифрлы сумны этаплап кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта парламентның чираттагы утырышларын уздыру даталары расланды. Исегезгә төшерәбез, 28 сентябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш уздырачак. 10.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы игълан ителәчәк. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә республика парламентында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы узачак.

Тэги: ТР Дәүләт Советы Президиумы

Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын чакыру турында карарлар кабул ителде. Парламентның көзгы сессиясе 28 сентябрьдә сәгать унда Сәлих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында егерме өченче утырыш белән ачыла. Аның кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә Дәүләт Советында парламентның егерме дүртенче утырышы була.

Тэги: ТР Дәүләт Советы Президиумы

21
сентябрь, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Физика-математик алга китеш» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслый торган закон проектларын карадылар.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар балаларны һәм яшьләрне җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салуга юнәлдерелгән берничә закон проектын карадылар. Комитет рәисе Алексей Созинов үткәргән утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


20
сентябрь, 2026 ел
якшәмбе

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасынадепутатлар сайлауда актив катнашулары өчен республика халкына рәхмәт белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән аралашканда сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясаганда әйтте.

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау гадәттәгечә югары оештыру дәрәҗәсендә һәм сайлаучыларның зур кызыксыну күрсәтүе белән узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Татар-информ» белән үз фикере белән уртаклашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International