Профильле комитет утырышында Татарстанда балаларны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе, 14:35

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар балаларны һәм яшьләрне җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салуга юнәлдерелгән берничә закон проектын карадылар. Комитет рәисе Алексей Созинов үткәргән утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары турында мәгълүматны республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Руслан Семенов җиткерде. Бу җәйдә балалар сәламәтләндерү лагерьларында 173 меңнән артык бала ял иткән, шул исәптән 5 меңгә якын бала һәм яшүсмер – Кара диңгез яры буендагы биш лагерьда. Бу планлаштырылган санның 98,5% ы.

2026 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 3,1 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 529,1 млн. га күбрәк. «Сменаларның дәвамлылыгы лагерьның төренә карап 7 көннән 21 көнгә кадәр тәшкил итте. Юлламаларның бәясе 5200 сумнан алып 36 мең сумга кадәр иде, – дип сөйләде Руслан Семенов. – Ата-аналар кертеме юл бәясенә, программаның эчтәлегенә һәм лагерьның ведомствосына карап сменасына 3,7 меңнән 26 мең сумга кадәр тәшкил итте».

Түләүсез нигездә 37,7 мең бала ял иткән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 8,6 мең бала.

Министр урынбасары инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларның ялын оештыруны мөһим юнәлеш дип атады. 2026 елда шундый 1250 бала өчен ял оештырылган.

Шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән 218 бала өчен Казанның «Добрый», шулай ук Анапаның (Краснодар крае) «Приазовец» һәм «Глобус» лагерьлары базасында 3 сменалы ял оештырылган.

Шулай ук, Руслан Семенов сүзләренә караганда, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2026 елга «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләр өчен ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы проекты эшләнгән. Программага 9 муниципаль берәмлектән 14 һәм Краснодар краеннан 1 балалар сәламәтләндерү лагере кертелгән.

«Җәй – балаларга» лагерьларны реновацияләү программасы ярдәмендә 2019 елдан 2026 елга кадәр 8,2 млрд сумлык 62 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде һәм төзелде», – дип белдерде Руслан Семенов.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина утырышта катнашучыларга министрлык карамагындагы лагерьларда балалар ялын оештыру турында сөйләде. Быел аларда 64 мең бала ял иткән. «Татарча сөйләшергә өйрәтә торган смена бик популяр, аңа балалар төрле төбәкләрдән килә. Һәм бу очраклы түгел. Безнең туган тел укытучыларыбыз федераль дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар яулыйлар», – диде  Алсу Әсәдуллина.

Утырышта катнашучылар балаларны сәламәтләндерү лагерьларында урыннар белән тәэмин итү, инфраструктураны яңарту һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрделәр. «Җәй көне ял итү өчен үткәрелә торган барлык чараларның мәгънәсе – сәламәтләндерү һәм социализация. Балаларда сменадан соң ватанпәрвәрлек хисләре тагын да көчәйсен, алар дус-тату булсыннар! Без юкка гына тәрбия эшенең мөһимлегенә басым ясамыйбыз, – дип билгеләп үтте Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, фикер алышуга йомгак ясап. – Татарстанда җәйге ялны оештыру буенча зур эш алып барыла, зур акчалар бүлеп бирелә, ата-аналар һәм балаларның үзләрендә туа торган мәсьәләләр системалы рәвештә хәл ителә. Әмма шул ук вакытта, сан ягыннан да, ял итү, сәламәтләндерү, тәрбия эше сыйфаты ягыннан да, җаваплы министрлыклар һәм безнең депутатлар корпусының көн тәртибендә булырга тиешле бурычлар күп».

Бүген утырышта гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.

Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, документ сәламәтлек саклау өлкәсендә аерым чараларны финанслау механизмын камилләштерү максатларында эшләнгән. Хәзерге вакытта мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне, шулай ук санитария авиациясен тәэмин итүне финанслау федераль бюджеттан финанслашу чыгымнары өлешендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына бюджетара трансфертлар бирү юлы белән гамәлгә ашырыла. «Хәзер бу схеманы үзгәртергә тәкъдим ителә. Федераль акчалар Татарстанга килә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы аша медицина оешмалары тоткан чыгымнар нигезендә турыдан-туры финанслана», – дип ассызыклады Социаль сәясәт комитеты рәисе.

Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектына килгәндә, документ федераль законга ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләре турындагы үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә эшләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International