Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанлыларга тавыш бирүдә актив катнашулары өчен рәхмәтлемен»

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе, 22:25

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашулары өчен республика халкына рәхмәт белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән аралашканда сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясаганда әйтте.

«Бу сайлаулар махсус хәрби операция барган катлаулы шартларда узды, санкцияләр кертелде, алар, һичшиксез, республиканың күптармаклы икътисадына тәэсир итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Шул ук вакытта республиканың барлык социаль-икътисадый күрсәткечләре үсеш күрсәтә. Болар барысы да хезмәт сөючән күпмилләтле халкыбызның бердәм эше нәтиҗәсе. Мин республикабызда яшәүчеләргә, тавыш бирүдә катнашкан барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Әлеге сайлау кампаниясендә куйган максатларыбызга ирешүдә яңа уңышлар телисем килә».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу сайлау кампаниясенең кешеләрне берләштерүе бик мөһим. «Бу бик мөһим, без кешеләрне республиканың актуаль бурычларын хәл итү өчен берләштердек. Төрле сәяси партияләр вәкилләре аз түгел, аларның да  сайлау кампаниясендә катнашу хокукы бар иде, – диде ул. – Тагын бер кат барыгызны да сайлау кампаниясен уңышлы уздыру белән котлыйм!».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International