Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән 28 нче сентябрьдә мөрәҗәгать итәчәк

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе, 13:54

Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын чакыру турында карарлар кабул ителде. Парламентның көзгы сессиясе 28 сентябрьдә сәгать унда Сәлих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында егерме өченче утырыш белән ачыла. Аның кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә Дәүләт Советында парламентның егерме дүртенче утырышы була.

Президиум утырышын ачып Марат Әхмәтов хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасын игълан итү процедурасына әзерлек, шулай ук алдагы чорга республика бюджеты турында фикер алышу баруын әйтте. «Бер үк вакытта республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразлары һәм киләсе өч еллык чорга бюджет параметрлары буенча фикер алышу башланды. Бурычлар җитди, барысында да мөмкин кадәр актив катнашугызны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов депутатларга.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышы 28 сентябрьдә сәгать унда башлана. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы. Юллама гадәттәгечә җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятканга күрә, Дәүләт Советы Президиумы утырышны турыдан-туры теле-һәм радиотрансляцияләү турында карар кабул итте.

Шул ук көнне, 14:00 дә Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы узачак. Утырышның көн тәртибенә комитетлар тәкъдимнәре буенча 12 мәсьәлә кертелә, шуларның унысы –  Татарстан Республикасы законнары проектлары.

Аерым алганда, беренче укылышта 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты, республиканың дәүләт символлары, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта «Аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турында» закон проектын караячаклар.  Лилия Маврина аңлатып үткәнчә, закон проекты Татарстан Республикасының Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Саба муниципаль районнары чикләрендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен гамәлгә ашыру өчен яраксыз булган гомуми мәйданы 1107,2047 гектар булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен урман җирләре категориясенә күчерүне күздә тота.  «Кабул ителгән очракта бу 2026 елның 1 мартыннан гамәлдә булган яңа тәртип буенча каралган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категорияләргә күчерү турында беренче закон булачак», – дип билгеләп үтте Лилия Маврина.

Республика законнарын «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 33–ФЗ номерлы Федераль законга туры китерүгә бәйле рәвештә әзерләнгән җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын икенче укылышта карау тәкъдим ителә.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, 2027 елга Татарстан Республикасы бюджетын әзерләүгә бәйле рәвештә республиканың муниципаль мәгариф, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алуның төрле төрләрен алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын киләсе елга раслау турында традицион ике закон проекты, шулай ук «2027 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» законы проекты каралачак.

Моннан тыш, егерме дүртенче утырышның көн тәртибенә җәмәгать судьяларын сайлау, шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы вазыйфасына билгеләп кую мәсьәләсе кертелгән.

Бүгенге Президиум утырышында узган сайлау кампаниясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, узган ялларда тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар, шулай ук Биектау бер мандатлы округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат һәм 40 муниципаль берәмлектә вәкиллекле органнар депутатларын өстәмә сайлаулар узды. Республикада узган сайлау кампаниясен Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уңышлы дип атады. «Өч көнлек тавыш бирү халыкның гадәттәгечә активлыгы белән узды, сайлаулар узган дип танылды», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Сайлау нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте. «Сайлауларның нәтиҗәләре һәм тавыш бирү йомгаклары республика территориясендәге бер мандатлы барлык алты округта да округ комиссияләре тарафыннан билгеләнде. Татарстан Республикасы буенча Думага сайлауларда катнашучылар саны 76,7% тәшкил итте. «Бердәм Россия»  – 72,03%, КПРФ – 11,02%, «Яңа кешеләр» – 6,87%, ЛДПР – 4,52%, «Гадел Россия» – 2,16% тавыш җыйды, – дип белдерде Андрей Кондратьев. 

Бермандатлы округлар буенча Идел буе сайлау округында сайлаучыларның күпчелек тавышын Илья Вольфсон алган – 67,50% тавыш, 32 нче Мәскәү бермандатлы сайлау округында сайланган дип кандидат Руслан Йосыпов танылган – 51,77 %, 33 нче Түбән Кама округында Олег Морозов сайланган – 69,20%, 34 нче Яр Чаллы бермандатлы округында – Әлфия Когогина (69,20%), 35 нче Әлмәт округында – Марсель Шәйдуллин (64,31%), 36 нчы үзәк округында – Марат Нуриев (59,92% тавыш).

50 нче Биектау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын сайлау нәтиҗәләре буенча 64,90% җыйган кандидат Фәрид Абдулганиев сайланган дип танылды. «Башлангыч нәтиҗәләр буенча, барлык округларда сайлаулар узган һәм дөрес дип танылды, барлык 202 мандат алмаштырылды. Сайлау кампаниясе закон таләпләре нигезендә узды һәм тавыш бирү барышына һәм тавышларны санауга йогынты ясый торган вакыйгаларсыз һәм шикаятьләрсез тәмамланды», – дип нәтиҗә ясады Андрей Кондратьев.

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында Татарстан территориясендә физик һәм юридик затлар өчен цифрлы сумны этаплап кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International