Марат Әхмәтов цифрлы сум турында: «Безнең һәрберебез әлеге финанс базарында катнашачак»

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе, 13:58

Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстан территориясендә физик һәм юридик затлар өчен цифрлы сумны этаплап кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта парламентның чираттагы утырышларын уздыру даталары расланды. Исегезгә төшерәбез, 28 сентябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш уздырачак. 10.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы игълан ителәчәк. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә республика парламентында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы узачак.

Цифрлы сумны кертү турында җентекләп Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе – Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин сөйләде. Аның әйтүенчә, илдә цифрлы сумны киң куллану 1 сентябрьдән башланган. Цифрлы сумны эшләтеп җибәргәннән соң беренче 10 көн эчендә бөтен Россия буенча 87 мең счет ачылган һәм 50 меңнән артык операция үткәрелгән. 

«Цифрлы акча – без көндәлек тормышта кулланган акча, тик яңа формада, – дип белдерде докладчы. – Хәзерге вакытта акчалата сумнар бар – алар янчыклардагы банкнотлар һәм тиенле акчалар. Кәгазь акчасыз сумнар бар – ягъни банклардагы счетлардагы акча. Һәм хәзер Россия Банкы платформасында цифрлы сумнар бар. Цифрлы сумнарның счеттагы акчалардан төп аермасы шунда, счеттагы акчалар коммерция банкларында саклана һәм алар өчен коммерция банкы җаваплы. Цифрлы сумнар Үзәк банктагы счетта саклана, шунда ук операцияләр үткәрелә, һәм нәкъ менә Үзәк банк аларның сакланышын гарантияли».

Марат Шәрифуллин әйтүенчә, цифрлы акчалар кулдагы акчаларга охшаш һәм сатып алулар өчен яки күчерүләр өчен кулланыла. Цифрлы сумнан файдаланып кертемнәр ачу һәм кредитлар бирү каралмаган. Клиентлар кертемнәрне һәм кредитларны коммерция банкларында алуны дәвам итәчәк.

«Цифрлы сумнан файдаланыргамы – юкмы – бу һәркемнең сайлавы, әмма бизнес өчен кагыйдәләр башка, – дип ассызыклады Марат Шәрифуллин. –  Закон нигезендә агымдагы елның 1 сентябреннән эре банклар үз клиентларына цифрлы суммалар счетлары ачарга һәм алар белән операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирергә тиеш».

Марат Шәрифуллин сөйләвенчә, кереме елына 120 млн сумнан артык булган эре сәүдә компанияләре сатып алучыларның цифрлы сумнарын кабул итәргә тиеш. Киләчәктә компанияләр өчен алар цифрлы сумнар белән эшләргә тиеш булган керемнәр бусагасы  киметеләчәк: 2027 елда – 30 млн, ә 2028 елда – 20 млн сум.

«Республика банкларының берсе илдә беренчеләрдән булып цифрлы сумны кулланып карауда катнашты һәм бүгенге көндә үз клиентларына мондый операцияләр үткәрү мөмкинлеген тәэмин итә, – дип билгеләп үтте Марат Шәрифуллин. – Безнең башка төбәк банклары өчен үз клиентларына цифрлы сум белән операцияләр башкару мөмкинлеген тәэмин итү бурычы 2027 - 2028 елларда килеп җитәчәк. Бүгенге көндә аларның 7се Россия банкы белән килешү төзеде инде һәм проектта катнашу өчен үз системаларын көйли». 

Цифрлы сумнар гражданнар һәм компанияләрнең цифрлы сум счетларында саклана. Цифрлы сум счетын теләсә-кайсы банкның мобиль кушымтасы аша ачарга мөмкин, әмма банк Россия банкының цифрлы сум платформасына тоташтырылган булырга тиеш.

«Цифрлы сумнарда гражданнар өчен түләүләр һәм күчерүләр бушка, – дип сөйләде Марат Шәрифуллин. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу ел ахырына кадәр бизнестан цифрлы сум белән эшләү өчен комиссия алмаячаклар. Аннары комиссия сатып алу суммасының 0,3%ын  тәшкил итәчәк, әмма 1,5 мең сумнан артык түгел. Бу карта түләүләре өчен комиссиягә караганда һәм хәтта тиз түләүләр системасы буенча түләүләргә караганда да азрак. Компанияләр арасында күчерү өчен комиссия, күчерү суммасына карамастан, нибары 15 сум тәшкил итәчәк».

Цифрлы сум счетын тулыландыру, Татарстан буенча Милли банк бүлеге идарәчесе сүзләренә караганда, үз счетлары арасында акча күчерүгә бик охшаган. Гражданнар цифрлы сум счетын үз банк счетларыннан аена 300 мең сумга кадәр тулыландыра алачак. Бизнес өчен тулыландыруга лимит юк.

«Үзеңнең цифрлы сумнарыңны счеттагы сумнарга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күчерергә мөмкин, – диде Марат Шәрифуллин. – Әгәр акча кирәк икән, башта цифрлы сумнарны банк счетына күчерергә кирәк. Шуннан соң акчаларны банкоматтан яки банк кассасыннан алырга мөмкин. Цифрлы сумнар белән түләү тиз түләүләр системасы аша түләүгә бик охшаган, кеше универсаль куар-кодны сканерлый һәм кемгә һәм ни өчен түләвен тикшерә, аннары түләүне раслый».

Президиум утырышында цифрлы сумны кертүнең хокукый үзенчәлекләре турында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сөйләде. «Цифрлы сумның төп бурычы – акча операцияләрен уңайлырак итү, күчерүләрне тизләтү һәм акчаларның үтә күренмәлелеген арттыру», – дип басым ясады Леонид Якунин. 

Парламентарий цифрлы сумның гражданнар, эшмәкәрләр һәм дәүләт өчен өстенлекләрен атады. Профильле комитет рәисе билгеләп үткәнчә, мондый форма белән түләү һәм күчерүләр турыдан-туры кулланучылар арасында башкарыла, бу комиссия чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә, янчык Россия банкында тора, һәм ул инфраструктура объектларына куела торган иң югары стандартлар буенча саклана – бу мошенниклык ихтималын киметә, цифрлы сумны куллану компанияләргә түләүләргә чыгымнарны киметергә һәм исәп-хисапларны автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук өстенлекләр арасында Леонид Якунин тиз транзакцияләр һәм югары булмаган комиссияләр, бухгалтерияне һәм документ әйләнешен гадиләштереп алып баруны атады. «Моннан тыш, цифрлы сумны кертү акча агымнары артыннан контрольне көчәйтә һәм бюджетның үтә күренмәлелеген арттыра, бу күләгә әйләнеше өлешен киметүгә ярдәм итә һәм социаль инициативаларны гамәлгә ашыру өчен автоматлаштырылган түләүләр, адреслы программалар һәм яңа сервислар җибәрергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Леонид Якунин.

Шул ук вакытта, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе сүзләренчә, мондый форманың минуслары да бар. Цифрлы сумны кертү киберкуркынычсызлык, инфраструктура, контроль һәм конфиденциальлек белән бәйле билгеле бер куркынычлар белән бәйле. «Цифрлы сумны массакүләм кертү өчен өстенлекләрне һәм куркынычларны исәпкә алып, бигрәк тә физик затлар өчен, шактый аңлату эше кирәк, – дип ассызыклады Леонид Якунин үз чыгышына нәтиҗә ясап.  – Юридик затлар өчен күп санлы санкцияләр шартларында цифрлы сум чикләүләрнең бер өлешен урап узарга һәм ил эчендә күчерүне тизләтергә ярдәм итәргә тиеш. Региональ бюджет өчен – акчаларны максатчан куллануны контрольдә тоту, акча күчергәндә чыгымнарны киметү, бюджет процессын тизләтү. Шуның белән бергә, интернет тотрыклылыгына һәм платформа эшенә бәйлелек бар».

«Республика бу мәсьәләдә сынау төбәге булып тора, – дип басым ясады  Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, фикер алышуга йомгак ясап. – Күпмедер дәрәҗәдә безнең һәрберебез әлеге финанс базарында катнашачак».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International