Юрий Камалтынов Татарстандагы сайлаулар турында: «Сайлаучыларның активлыгы сөендерде»

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе, 21:44

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау гадәттәгечә югары оештыру дәрәҗәсендә һәм сайлаучыларның зур кызыксыну күрсәтүе белән узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Татар-информ» белән үз фикере белән уртаклашты.

«Безнең республикада сайлаулар һәрвакыт югары оештыру дәрәҗәсендә уза. Әлбәттә, безнең сайлаучыларның активлыгы сөендерә, чөнки өч көн буе кешеләр сайлау участокларына бардылар. Шуңа күрә дә, әлбәттә, сайлауга килү буенча яхшы нәтиҗәләр көтәбез», - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, бу өч көн эчендә ул республика районнарында булган һәм участок сайлау комиссияләренең тыныч һәм оешкан эшенә игътибар иткән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International