Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
20
сентябрь, 2026 ел
якшәмбе

Бүген, 20 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда гражданлык позициясен күрсәтергә Казан шәһәренең Вахитов районындагы 5 нче лицейга Дәүләт Советы депутаты Роза Гайнетдинова килде.

Дәүләт Советы депутатлары IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә актив катнашалар.

Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Парламентарий Казанның 116 нчы лицеенда 43 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Бүген иртән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. 


19
сентябрь, 2026 ел
шимбә

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева IX чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Республика профсоюз хәрәкәте лидеры гадәттәгечә Казанда, 137 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирә.

Яшьләрнең патриотлыгы үсә, ул һаман да аңлырак була бара, һәм бу аның сайлауларда тавыш бирүдә катнашуыннан күренә. Бу хакта бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының беренче проректоры Игорь Бикеев хәбәр итте.

Дәүләт Советы депутатлары IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә актив катнашалар.


18
сентябрь, 2026 ел
җомга

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина бүген IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Казанның 27 нче гимназиясендә урнашкан 61 нче сайлау участогына ул тавыш бирүнең беренче көнендә килде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Эдуард Шәрәфиев тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.  Үзенең сайлау хокукын ул Нагорный бистәсендәге 124 нче мәктәп бинасында урнашкан 371 нче участокта гамәлгә ашырды.

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар икенче укылышка әзерләнгән җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын, шулай ук республиканың дәүләт символлары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар. Аның нигезендә дәүләт милкендәге спорт объектларына Татарстан Дәүләт флагы даими эленеп торырга тиеш дигән фикер ята. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International