«Читтә калмагыз": Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә катнаша

2026 елның 19 сентябре, шимбә, 10:31

Дәүләт Советы депутатлары IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүдә актив катнашалар.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең 13 нче мәктәбе мәйданчыгында ачылган 1809 нчы сайлау участогында тавыш бирде. «Сайлауларга җаваплы караш - үзеңнең бүгенгеңә хөрмәт һәм иртәгесе көн турында кайгырту", - дип белдерде Рәгать Хөсәенов.

Дәүләт Советы депутаты Алсу Надршина сайлауларның беренче көнендә үк тавыш бирүдә катнашты. "Минем эш көнем сайлау участогыннан башланды. Исегезгә төшерәм, быел 18, 19 һәм 20 сентябрьдә өч көн тавыш бирергә мөмкин, бу график буенча эшләүче кешеләр һәм һәвәскәр бакчачылар өчен аеруча уңайлы»,-диде Алсу Надршина.

Тавыш бирүдә Югары Ослан районындагы сайлау участогында Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц та катнашты.

Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов та тавыш бирүдә катнашты. "Бүген иртәдән үк РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаштым . Процесс гади, аңлаешлы һәм бик мөһим. Участокларда кешеләр күп, һәм бу шатландыра. Читтә калмагыз, бүген кабул ителгән карар безнең һәрберебезгә кагыла бит», - диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Теләче районының 2669нчы сайлау участогында хатыны белән тавыш бирүдә катнашты. "Без тавыш бирдек", - дип язган депутат социаль челтәрләрдәге  һәм фото урнаштырган.

Дәүләт Советы депутаты Айрат Сафин КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогында тавыш бирде. Депутат шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары белән очрашты. 

Кичә башланган тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирү өч көн дәвамында - 18, 19 һәм 20 сентябрьдә дәвам итәчәк. Татарстанда шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

Сайлауларны уздыруны 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада 2 млн 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International