Юрий Камалтынов: "Иң кыйммәтлесе — кешеләрнең килеп тавыш бирү мөмкинлеге бар"

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе, 10:49

Бүген иртән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. 

Тавыш бирүдән соң Юрий Камалтынов участок сайлау комиссиясе эшчәнлеге белән танышты.

"Бүген бездә  булган иң кыйммәтле әйбер - кешеләрнең килергә, үз тавышларын бирергә, патриотик һәм гражданлык бурычларын үтәргә мөмкинлекләре бар. Казан һәм республика халкының абсолют күпчелеге моны эшләр дип ышанам", - дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә россиялеләр Дәүләт Думасына булачак тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлый. Парламент составына 450 депутат сайланачак: 225е – федераль партия исемлекләре буенча һәм шул ук санда бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. Республикада барлыгы 2,9 миллионнан артык сайлаучы исәпләнә, шуларның 43 меңе беренче тапкыр тавыш бирә. Республикада тавыш бирүне оештыруны 65 территория һәм 2 742 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International