Эдуард Шәрәфиев: “Тавыш бирү – безнең уртак Җиңүгә өлеш кертү!”

2026 елның 18 сентябре, җомга, 16:01

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Эдуард Шәрәфиев тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.  Үзенең сайлау хокукын ул Нагорный бистәсендәге 124 нче мәктәп бинасында урнашкан 371 нче участокта гамәлгә ашырды.

«Өч көнлек сайлау марафоны башланды, һәм без барыбыз да сайлау участокларына килергә, тотрыклы, ышанычлы киләчәгебез өчен тавыш бирергә тиешбез. Бу бик мөһим, һәм ил Президенты күптән түгел милләткә мөрәҗәгатендә әйткәнчә, бу сайлаулар – безнең илгә ничек булса да зыян китерергә тырышучыларга, безне мөстәкыйльлектән, суверенитеттан мәхрүм итәргә теләүчеләргә сигнал булып тора. Тавыш бирү – безнең уртак Җиңүебезгә өлеш кертү ул, шуңа күрә бүген сайлау участогында мин илебезнең, республикабызның киләчәге өчен тавыш бирдем. Мин барлык сайлаучыларны бу көннәрдә сайлау участокларына килергә – көчле Россия, чәчәк атучы Татарстан, уртак Җиңүебез өчен тавыш бирергә чакырам!" – дип белдерде журналистлар белән әңгәмәдә Эдуард Шәрәфиев.

2022 елда Эдуард Шәрәфиев үз теләге белән контрактка кул куйды һәм махсус хәрби операция уздыру зонасына китте, Татарстан Дәүләт Советының махсус хәрби операциядә катнашучы беренче депутаты   булды. Аның кушаматы «Депутат». Ул алгы сызыкта хезмәтен дәвам итә һәм «Святой Георгий» ирекле бригадасы командиры була. Бүген Эдуард Шәрәфиев Татарстан СВО ветераннары бергәлеген формалаштыру белән шөгыльләнә.

Эдуард Шәрәфиевның тавыш биргән участок 124 нче мәктәптә урнашкан, аның диварларында шул бистәдә туып үскән, әлеге мәктәпне тәмамлаган, кайнар нокталарда һәм махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә үз гомерләрен биргән хәрбиләр  хөрмәтенә истәлек такталары эленгән. Рөстәм Гыймадиев, Андрей Бутузов, Азат Шиһапов, Степан Михайлов, Рөстәм Нигъмәтҗанов, Ришат Гайнуллин исемнәре Нагорный бистәсендә һәм Татарстанда яшәүчеләрнең хәтерендә мәңге сакланыр. Укучылар, аларның әти-әниләре һәм мәктәпнең педагогик коллективы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Мәгариф учреждениесендә хәйрия ярминкәләре уза, алардан кергән акчалар СВО солдатларына ярдәм итүгә юнәлтелә.

Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасында хезмәттәшләренең ничек тавыш бирүләре турында сөйләде. Тавыш бирүне алар өчен махсус процедура буенча оештыралар.

«Безнең хәрби хезмәткәрләр шулай ук тавыш бирә, алар барысы да дислокация урыннарына беркетелгән. Хәрбиләр өчен сайлаулар иртәрәк башлана – алар озагракка сузыла, һәм һәр хәрби хезмәткәр, һәр ирекле, һәр сугышчы шулай ук безнең илнең киләчәге өчен үз тавышын бирә», – дип белдерде ул.

Эдуард Шәрәфиев Дәүләт Думасы сайлауларының мөһимлеге шунда да, алар бүген Россиянең киләчәге өчен сугышучыларны хуплау булып тора, дип тагын бер кат ассызыклады.

"Бу сайлау барыбыз өчен дә бик мөһим.  Без илебезгә каршы ачыктан-ачык сугыш барган бик катлаулы вакытта яшибез. Без тавыш биреп киләчәгебезне билгелибез, шуның белән бөтен дөньяга, бөтен көнбатышка безнең бердәмлегебезне, бергәлекне күрсәтәбез», – диде  ул.

Тавыш бирүдән соң Эдуард Шәрәфиев «Без – Россия көче» патриотик акциясендә катнашты. Бу көннәрдә сайлау участокларында тавыш биргән һәр граждан Россия Федерациясе флагы белән истәлекле фотога төшә алачак. Федераль акциянең төп максаты – Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә дәүләт символикасын популярлаштыру һәм гражданнарның патриотик хисләрен белдерү. Фотосурәтләр #Мысилароссия хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International