Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш визиты белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.
Бүген Мамадыш районының Җөри авылында Питрау керәшен мәдәнияте фестивале ачылды, анда Татарстанның 20 районы һәм шәһәреннән, шулай ук Башкортостаннан, Удмуртиядән, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунак һәм 50дән артык иҗат коллективы катнашты. Традиция буенча Питрау язгы - җәйге халык бәйрәмнәрен төгәлли.
Бүген Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабантуе узды, анда Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Бәйрәм кунакларын Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Балтач районында капиталь ремонттан соң ачылган «Романтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда булды. Биредә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе июль аенда башланган, быел ике профильле смена үткәрү планлаштырыла.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, сайлаучылар белән очрашты, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды, Халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларда катнашты.
Бүген Дәүләт Советында федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча вәкилләре, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары, парламент депутатлары катнашында түгәрәк өстәл узды, анда 2026 елгы салым реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Биләр тарих-археология музее тыюлыгы территориясендә «Сәләт» XV Халыкара яшьләр мәгариф форумының өченче сменасы ачылды. Смена 15 июльдән 21 июльгә кадәр узачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңүчеләрне һәм активистларны да кертеп, 800гә якын бала катнаша. Форумда катнашучыларны ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров һәм Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйхетдинов сәламләде.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары парламент Президиумы утырышында Татарстан сәнәгатен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Дәүләт Советының чираттагы утырышын уздыру датасы расланды.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы, язгы сессиядә соңгысы, 22 июльдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм бер федераль закон проектын карарга планлаштыра.
Бүген Казан кооператив институтында «Минем остазларым» федераль проектының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева котладылар.