Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә уза торган Хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгында катнашты. Парламентарий шулай ук «Профсоюзларның хокук яклау эшчәнлеге: коллектив шартнамәләрдән хезмәтне саклауга кадәр» темасына туры эфирда модератор буларак чыгыш ясады.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында җәмәгать тәрбиячеләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләре турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика закон проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда парламентарийлар республикада үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен һөнәри керемгә салым билгеләү буенча эксперимент үткәрү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Казан чит ил табибларын яңадан әзерләү үзәге булачак
Кичә Минзәлә районының Коноваловка авылында хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик буе гаскәрләре хөрмәтенә парк һәм анда урнаштырылган һәйкәлләрне ачу уңаеннан хәрби-патриотик чара узды. Анда Дәүләт Советы депутаты, СВО ветераны Эдуард Шәрәфиев, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, чик буе гаскәрләре ветераннары, махсус операциядә катнашучылар, волонтерлар, Коноваловка авылы һәм күрше авыл халкы катнашты.
Бүген республикада Хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы ачылды. Тематик атна кысаларында гражданнарны беренчеләрдән булып дистанцион форматта Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев кабул итте. Кергән мөрәҗәгатьләр хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләренә кагыла.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитештерү алдынгыларына, медицина, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсенең күренекле шәхесләренә, авыл хуҗалыгы һәм эшче һөнәрләре вәкилләренә, иҗат интеллигенциясенә, күп балалы ата-аналарга, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга – барлыгы 48 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика шәһәрләрендә һәм районнарында сайлаучылар белән очрашты, Россия төбәкләрендә узган Сабан туйларында катнашты.
Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Россия Кулланучылар җәмгыятенең 2000 нче кибетен тантаналы рәвештә ачтылар. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм РФ Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов катнашты.
Бүген Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Россия Федерациясенең Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе Дмитрий Зубов тантаналы рәвештә Татарстанда беренче Агро КООП классын ачтылар.