Марат Галиев гражданнар кабул итте

2026 елның 13 июле, дүшәмбе, 13:04

Бүген республикада Хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы ачылды. Тематик атна кысаларында гражданнарны беренчеләрдән булып дистанцион форматта Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев кабул итте. Кергән мөрәҗәгатьләр хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләренә кагыла.

Депутатка Әлмәт районында яшәүче ике кеше мөрәҗәгать иткән. Аларны өстәмә рәвештә эшкә чыгу мәсьәләләре кызыксындырган.

«Эш бирүче нинди очракларда хезмәткәрне өстәмә рәвештә эшкә җәлеп итәргә хокуклы, ул ничек түләнергә тиешлеген аңлаттым. Бу сораулар еш була һәм безнең даими контрольдә тора,  – дип белдерде Марат Галиев. – Еш кына мондый очраклар аңлатулар белән үтәлә, әмма катлаулы мөрәҗәгатьләр дә була. Әгәр барысы да яхшы була икән, кеше сиңа килми. Ярдәмгә яки киңәшкә мохтаҗ кешеләр мөрәҗәгать итә». 

Исегезгә төшерәбез, 13 июльдән 17 июльгә кадәр Татарстанда Хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза. Чараларның күбесе республикада «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.

Биш көн эчендә Татарстан халкы үз сорауларын бирә һәм хезмәт хокукларын яклауга һәм мәшгульлек өлкәсендәге вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән консультацияләр ала алачак. Атна форматы тематик вебинарларны, туры эфирларны, ТР Дәүләт Советы һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында гражданнарны шәхси кабул итүләрне үз эченә ала.

Бүген Иҗтимагый ярдәм штабында «2026 елда хезмәт мөнәсәбәтләре: куркынычлар, яклау ысуллары, мөрәҗәгать итү тәртибе» темасына туры эфир узачак. Чараның модераторы – Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов, спикерлар – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Горюнова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйльметдинова һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы, шәхси практикалы юрист, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең юридик комитеты җитәкчесе Ләйсән Шәмгунова. Эфирдан соң гражданнарны тематик кабул итү оештырыла.

Иртәгә гражданнарны РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова кабул итәр дип планлаштырыла. Шулай ук «Профсоюзларның хокук яклау эшчәнлеге: коллектив килешүләрдән хезмәтне саклауга кадәр» темасына туры эфир узачак. Әңгәмәне Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева алып барачак.  

Чәршәмбе, 15 июльдә «Кече һәм урта бизнес хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын яклау: сораулар һәм перспективалар» темасына туры эфир узачак, аның модераторы – Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.

Пәнҗешәмбе, 16 июльдә «Балигъ булмаганнарның эшкә урнашу үзенчәлекләре һәм хокуклары» темасына туры эфиры узачак. Модератор – Дәүләт Советның Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова.

Кабул итүгә язылырга яисә сорауларны 8(843)590-04-05 телефоны,  электрон почта: op@tatarstan.er.ru һәм Макс мессенджеры: 8 (987) 205-00-63 аша бирергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International