Алексеевск районында Кулланучылар җәмгыятенең 2000 нче кибете ачылды

2026 елның 10 июле, җомга, 08:44

Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Россия Кулланучылар җәмгыятенең  2000 нче кибетен тантаналы рәвештә ачтылар. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм РФ Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов катнашты.

Кибет партнерлардан – Х5 компаниясеннән – заманча җиһазлар, шулай ук күп төрдә беренчел кирәкле товарлар алган. Сәүдә объекты белән идарә итү һәм карап тоту тулысынча кулланучылар кооперациясендә кала.

«Кулланучылар җәмгыятенең  һәр яңа кибете — кешеләрне үзенә тартып торучы үзәк. Авыл халкы өчен бу сыйфатлы продуктларны район үзәгенә бармыйча гына сатып алу мөмкинлеге», – дип басым ясады Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов.

«Мин һәр көнне объектка килә идем, һәр адымны контрольдә тоттым, – диде Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Илнур Хәйбуллин. – Бер үк вакытта сәүдә итүне дә туктатмыйча үзгәртеп корырга туры килде. Бер генә көн дә туктап тормадык. Сәүдә залын бушатып  тулысынча склад бинасына күчердек. Стеналарга, түшәмнәргә, электр, җылылык, канализация, су белән тәэмин итүгә капиталь ремонт ясалды. Авыл халкы бик канәгать».

Бүген Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятендә 27 кибет бар, шуларның якынча 80% ы кулланучылар җәмгыятенә карый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International