Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 14 июле, сишәмбе, 13:49

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында җәмәгать тәрбиячеләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләре турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика закон проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Николай Герасимов тәкъдиме буенча профильле комитет әгъзалары җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатураларны карадылар. Депутатлар Дәүләт Советына Азат Яһудинны (Казан шәһәренең Мәскәү суд районы, 6 нчы суд участогы буенча) һәм Люзия Ганиеваны (ТР Түбән Кама суд районы, 11 нче суд участогы буенча) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

Вәкаләтләре срогы чикләнмичә җәмәгать судьясы итеп Ләйсән Исмәгыйлеваны (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы, 2 нче суд участогы буенча) сайларга тәкъдим ителде. Комитет шулай ук Татарстан Республикасы Сарман суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Илнур Юнысовка йөкләргә тәкъдим итте.

Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру чаралары турында мәгълүматны Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина җиткерде.

Илсөяр Гарифуллина билгеләп үткәнчә, 17 ел дәвамында республика территориясендә остазлык институты эшли, аның кысаларында авыр тормыш хәлендә булган һәм закон бозуга кагылышлы  проблемалары булган балигъ булмаганнар өчен җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнә. «2009 елдан гамәлдә булган җәмәгать тәрбиячеләре турындагы закон балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны шәхси профилактикалауның нәтиҗәле механизмы булып тора»,  –  диде ул. 

Законны гамәлгә ашыру кысаларында комиссия укыту семинарлары үткәрә, методик тәкъдимнәр эшли, муниципаль комиссияләрдә законны гамәлгә ашыруга мониторинг алып бара.

Муниципаль комиссияләр тарафыннан балигъ булмаганнарга 2194 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән, алар арасында – мәгариф, эчке эшләр, социаль яклау, яшьләр сәясәте, спорт, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт коллективлары вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге депутатлар. Хәзерге вакытта җәмәгать тәрбиячеләре социаль яктан куркыныч хәлдә калган, психотроп һәм наркотик матдәләр, шулай ук алкоголь һәм спиртлы продукция кулланган, иҗтимагый яктан куркыныч гамәлләр кылган, шартлы рәвештә хөкем ителгән, ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән азат ителгән һәм эчке эшләр органнарында исәптә торучы 2200 яшүсмергә беркетелгән.

Махсус хәрби операция ветераннарын җәмәгать тәрбиячеләре итеп беркетү буенча эш активлашкан. 2025 елда СВО ветераннары арасыннан 8 җәмәгать тәрбиячесе исәпләнсә, 2026 ел башына – 18 кеше, ә 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча алар 21гә җиткән. «Аларның җидесе  тәрбияләнүчеләренең төзәлүе сәбәпле учеттан төшерелгән инде, шуңа күрә бүгенге көнгә гамәлдәге остазлар 13. Яңа тәрбияләнүчеләрне билгеләүгә әзерлек бара»,  – диде Илсөяр Гарифуллина.

Илсөяр Гарифуллина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада тәрбия учреждениеләреннән кайткан барлык балигъ булмаганнарга да тәрбиячеләр җәлеп ителгән. 1 июльгә аларга 64 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Докладчы сүзләренә караганда, муниципаль район башлыклары яшүсмерләр язмышына битараф түгел: 23 районда алар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияне шәхсән җитәклиләр.

Ел саен җәмәгать тәрбиячеләре булган балаларның 74-80%ы исәптән төшерелә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча бу сан 75%ка җиткән, 2026 елның 1 кварталында  – 77%.

Фикер алышуда катнашкан депутатлар Игорь Бикеев, Эдуард Шәрәфиев, Марат Бариев, Илдар Шамилов җәмәгать оешмаларының юлдан язу куркынычы булган яшүсмерләр белән эшләүдә катнашуы, шулай ук законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеге белән кызыксындылар. Моннан тыш, парламентарийлар җәмәгать тәрбиячеләренең төрле категорияләре эшенең нәтиҗәлелеге критерийларын һәм бу вазыйфага билгеләнгәндә СВО ветераннарына таләпләрне төгәлләштерделәр.

Илсөяр Гарифуллина сүзләренә караганда, җәмәгать тәрбиячеләре «Нечкәбил», «Родники мира» һәм «Әтиләр союзы» кебек оешмалар белән тыгыз элемтәдә торалар. Аның әйтүенчә, законнарны үзгәртүгә ихтыяҗ юк.  Илсөяр Гарифуллина төрле категориядәге тәрбиячеләрнең эш нәтиҗәлелеге турындагы сорауга җавап биреп, мәктәп директорларының, аларның урынбасарларының һәм тәрбия буенча киңәшчеләренең эшен аеруча нәтиҗәле дип атады. Бу вазыйфага билгеләнгәндә СВО ветераннарына карата таләпләргә килгәндә, иң элек психолог катнашында  ветеран белән үсмер арасында элемтә урнаштыру мәҗбүри шарт булып тора, дип җавап бирде. «Без балага остазны элемтә урнаштырылганнан соң гына беркетәбез», – дип басым ясады Илсөяр Гарифуллина.

Бүгенге комитет утырышында Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документ махсус хәрби операция катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турында 2026 елның 25 апрелендәге республика законын үтәү йөзеннән эшләнгән. Әлеге закон нигезендә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы, штат саны 200дән артык булган оешмаларның эш бирүчеләренә махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру өчен хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге саныннан 1% эш урыны бүлеп бирү бурычы билгеләнә. Билгеләнгән квотаны үтәмәгән өчен закон проекты тарафыннан вазифаи затларга 20-30 мең сум, юридик затларга 50-100 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә. Административ хокук бозулар турында эшләр кузгату вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вазыйфаи затларына беркетү тәкъдим ителә.

Комитет утырышында каралган тагын бер закон проекты – халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләре турында. Документ Татарстан дәүләт хакимияте органнарының халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендәге вәкаләтләрен билгели, шулай ук халыкны һәм территорияләрне муниципальара һәм региональ характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләрен җайга сала. Татарстан Республикасы Рәисе гадәттән тыш хәлләр дәрәҗәсе турында карарлар кабул итә, югары әзерлек режимын кертә һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясен җитәкли дип билгеләнә. Дәүләт Советы бу өлкәдә законнар кабул итә һәм аларның үтәлешен контрольдә тота. Министрлар Кабинеты суда куркынычсызлык, кече суднолардан файдалану кагыйдәләрен раслау, шулай ук халыкны су белән тәэмин итү чыганакларын резервлау хокукына ия булачак.

Моннан тыш, закон проекты гадәттән тыш хәлләргә җавап бирүнең территориаль ярдәмче системасы эшен, дәүләт күзәтчелеге һәм коткару чараларын финанслау тәртибен тасвирлый. 2004 елгы 62-ТРЗ номерлы элеккеге законны үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International