Елена Кузьмичева: «Профсоюзларга телдән консультация сорап ел саен 20 меңнән артык хезмәткәр мөрәҗәгать итә»

2026 елның 15 июле, чәршәмбе, 09:24

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә уза торган Хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгында катнашты. Парламентарий шулай ук «Профсоюзларның хокук яклау эшчәнлеге: коллектив шартнамәләрдән хезмәтне саклауга кадәр» темасына туры эфирда модератор буларак  чыгыш ясады.

Елена Кузьмичева профсоюзларның гражданнарның хезмәт хокукларын яклау, хезмәт законнары үтәлешен контрольдә тоту буенча төрле яклы эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуларның күбесе хезмәткә түләү, шул исәптән эштән соң калып эшләү, ял һәм бәйрәм көннәрендә, төнге вакытта эшләү, шулай ук кадрлар документларын рәсмиләштерү, беренчел профсоюз оешмасының фикерен исәпкә алмыйча локаль норматив актларны кабул итү тәртибен үтәмәү белән бәйле.

«Хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә профсоюз әгъзаларына юридик ярдәм күрсәтү хокукый эшнең төп юнәлеше булып кала, – дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты. – Бу хезмәт бәхәсләре буенча комиссияләрдә һәм суд органнарына шикаятьләрне, мөрәҗәгатьләрне караганда ярдәм итү, шулай ук консультация хезмәтләре күрсәтү. Телдән консультацияләр сорап безгә ел саен уртача 20 меңнән артык хезмәткәр мөрәҗәгать итә, 7 меңнән артык язма шикаять керә. Ел саен профсоюзлар тарафыннан 400дән артык процессуаль документ әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтелә, профсоюз юристлары катнашында судларда 250ләп эш карала, шуларның 96% ы хезмәткәрләр файдасына хәл ителә».

Елена Кузьмичева предприятиеләрдә һәм оешмаларда имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә профсоюз контроленә җентекләп тукталды һәм хезмәткәрләр өчен үз вакытында һәм квалификацияле юридик ярдәмнең әһәмиятен ассызыклады, хокукларны нәтиҗәле яклау аерым инцидентларга җавап бирүне генә түгел, бәлки агарту, нормативлар экспертизасы һәм социаль партнерлыкны таләп итә.

Шул ук көнне гражданнар кабул ителде, анда эш урыннарына аттестация үткәрү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, дистанцион эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәтен җайга салу үзенчәлекләре, социаль-хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен яклауда коллектив шартнамәнең роле һәм хезмәт законнарына һәм профсоюз эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды. Елена Кузьмичева мөрәҗәгатьләрне карады. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә 13 июльдән 17 июльгә кадәр уза. Атна тематик вебинарларны, туры эфирларны, Дәүләт Думасы депутатлары, төбәк закон чыгару җыелышлары, шулай ук профильле министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында гражданнарның шәхси кабул итүләрен үз эченә ала.

Бүген «Кече һәм урта бизнес хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын яклау: мәсьәләләр һәм перспективалар» темасына туры эфир узачак, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов аның модераторы булачак.

16 июльдә «Балигъ булмаганнарның эшкә урнашу үзенчәлекләре һәм хокуклары» темасына туры эфир булачак. Модератор – Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова.

Атна барышында республика халкы хезмәт хокукларын яклауга һәм мәшгульлек өлкәсендәге вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән сораулар бирә һәм консультацияләр ала ала. 8(843)590-04-05 телефоны,   op@tatarstan.er.ru электрон почтасы  һәм Макс мессенджерында 8 (987) 205-00-63 номеры аша кабул итүгә язылырга яисә сорауларны бирергә мөмкин

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International