Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальгә ишетүне диагностикалау өчен яңа медицина җиһазлары – тавышны изоляцияләү кабинасы һәм импеданс аудиометры тапшырылды. Яңа җайланманы тәкъдир итүдә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты вәкиле Олег Каракулов, «Буыннар хәтере» хәйрия фонды вәкиле Лариса Гурова, «Столото»ның иганәчелек һәм  корпоратив социаль җаваплылык буенча директоры Оксана Тубман катнашты.


8
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасы территориясендә хезмәт итүче махсус операциядә катнашучы белән очрашты. Очрашу бүген республика парламентында узды.


7
июль, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны законнар һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны уздыруны законнар һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар җирле үзидарә турындагы республика законына, ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук профильле комитетның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Дәүләт Думасының Төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты социаль инфраструктура объектларының традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча иң яхшы эшчәнлек тәҗрибәләрен ачыклау буенча «МАРТ» III Бөтенроссия социаль инфраструктура объектлары конкурсында катнашырга чакыра.

Бүген Питрәч районында узган Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышында Татарстанда авыл халкын дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, медицина учреждениеләре һәм фармацевтика компанияләре вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихыда гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.


6
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының бүген Яр Чаллы шәһәрендә узган уртак күчмә утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар республика транспорт системасын цифрлы трансформацияләү һәм тармак өчен ИТ-кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карадылар.

Бүген Чаллы шәһәрендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының уртак күчмә утырышы узды, анда парламентарийлар республика транспорт системасын цифрлы трансформацияләү, тармак өчен ИТ-кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү,  эшкуарлык һәм җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.


4
июль, 2026 ел
шимбә

Яшел Үзәндә бүген республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме – Иван Купала узды. Төп чаралар Каенлык паркында оештырылды. Кунаклар өчен концерт, халык уеннары, остаханәләр һәм милли йолалар әзерләнде.Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International