Гражданнар хокукларын яклауның өстәмә гарантиясе: Дәүләт Советы депутатлары Конституция советы турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе, 17:34

Бүген республика парламентында узган Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында гражданнарга үзара салым һәм инициатив проектлар өлешендә җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар Конституция советы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. 

ТР Муниципаль берәмлекләре советы башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев билгеләп үткәнчә, Татарстанда, 2013 елдан башлап, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнарга үзара салым программасы актив гамәлгә ашырыла, безнең республика әлеге ысулны җирле әһәмияттәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә Россиядә алдынгы урыннарда тора. “Үзара салым программасы буенча эш халыкның активлыгы һәм катнашуы артуын, шулай ук җирлекләр дәрәҗәсендә үзара салым акчалары хисабына гамәлгә ашырыла торган чараларның масштаблылыгы артуын күрсәтте", – дип билгеләп үтте Аркадий Семенычев.

Үзара салым программасы гамәлдә булган 13 ел эчендә авыл зиратларын тиешле хәлгә китерү мөмкин булган, урам-юл челтәрен яхшырту, авыл торак пунктларын су белән тәэмин итү һәм яктырту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылган. Үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннарында халык үзләре җыелган акчаларны тоту юнәлешләрен мөстәкыйль рәвештә билгели.

Республика җитәкчелеге ярдәме белән программа бюджеттан финанслашуны күздә тота – татарстанлылар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә.  "Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган акчаларның күләме гражданнарның муниципаль берәмлек бюджетына кергән үзара салым акчаларының 1 сумына карата 4 сум нисбәтендә билгеләнгән, – дип билгеләп үтте Аркадий Семенычев. – 2013-2025 елларда финанслашу максатыннан республика бюджетыннан 11 млрд 635 млн сум күләмендә бюджетара трансфертлар бүлеп бирелде (быел 1,2 млрд сум). 2013-2025 елларда гражданнарның үзара салым акчаларының гомуми күләме 3063,4 млн сум тәшкил итте".

Аркадий Семенычев хәбәр иткәнчә, 2024 елның октябрь-декабрь айларында 871 җирлектә 2600дән артык гражданнар җыены уздырылган, аларда 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына хәл итү өчен тәкъдим ителә торган суммалар һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр билгеләнгән. Хәзерге вакытта бу программалар гамәлгә ашырыла инде. Үзара салым буенча түләүләр бер кешегә 300 сумнан 2000 сумга кадәр билгеләнә. Хәзерге вакытта җирлекләрдә 2026 елга үзара салым җыеннары уза.

Бүгенге комитет утырышында Конституция советы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты да каралды. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, республика Конституция Советы 2023 елда оештырылган һәм шул вакыт эчендә үзенең нәтиҗәле булуын исбатлаган. “Республика өчен мондый мөһим дәүләт органын төзү вакыт һәм эшләр, Конституция советы эшчәнлеге практикасы белән дәлилләнде, шуңа бәйле рәвештә гамәлдәге законга кайбер пунктлар өстәргә һәм шул рәвешле аның вәкаләтләрен киңәйтергә кирәк", – дип белдерде Альберт Хәбибуллин.

Аерым алганда, Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Конституция советы норматив хокукый актлар мониторингын гамәлгә ашыру инициаторы була алмый, аның эш күләме сорау яки мөрәҗәгать булуга бәйле. “Конституция советына мөрәҗәгать итү характерына бәйле булмаган норматив хокукый актларны мониторинглауны гамәлгә ашыру вәкаләте бирелмәү факты күп очракта Конституция советының мөмкинлекләрен чикли һәм әлеге дәүләт органы алдына куелган максатларга ирешүгә, атап әйткәндә, Татарстанда конституциячел законлылыкны ныгытуга комачаулый дип уйлыйбыз", – дип басым ясады комитет рәисе.

Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты тарафыннан Конституция советның норматив хокукый актлар мониторингын гамәлгә ашыру өлешендәге вәкаләтләре исемлеген киңәйтергә, атап әйткәндә - Конституция совететына республиканың норматив хокукый актларына, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларына аларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвен мониторинглау хокукын бирергә, аның нәтиҗәләре буенча дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мәгълүмат җибәрергә тәкъдим ителә.

"Конституция советына күрсәтелгән норматив хокукый актларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвен мониторинглау хокукы бирү гражданнарның, оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның өстәмә гарантиясе булыр иде, тулаем демократик җәмгыятьне үстерү өчен хокукый җайга салуны камилләштерүгә ярдәм итәр иде, дип саныйбыз, – дип аңлатты Альберт Хәбибуллин. – Моннан тыш, Татарстан Республикасы Конституциясен яклауның, кеше һәм гражданның, оешмаларның төп хокукларын һәм ирекләрен яклауның, Татарстан Республикасы хокукый системасында төп законның өстенлеген саклауның, шулай ук мөрәҗәгать субъектларының активлыгы түбән булган шартларда аның гамәлдә булуын турыдан-туры тәэмин итүнең нәтиҗәле ысулы булыр иде”.

Моннан тыш, Конституция советы бәяләмәләрен кабул итү практикасы күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы норматив хокукый актын йә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органының норматив хокукый актын йә аларның аерым нигезләмәләрен караганда, Конституция советы еш кына үз бәяләмәләрендә хокукый җайга салуны яисә хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирә. Шуңа бәйле рәвештә закон проектына мондый бәяләмәләрнең шулай ук норматив хокукый акт кабул иткән (чыгарган) орган (вазыйфаи зат) тарафыннан мәҗбүри каралырга тиешлеге турындагы нигезләмә өстәргә тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы депутаты, КФУның Конституциячел һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов, закон проектына кертелгән үзгәрешләрне шәрехләп, Конституция советның үз компитенцияләрен киңәйтүгә мохтаҗ булуын ассызыклады. «Бу Татарстан Республикасы Конституция суды булганда без туплаган өстенлекләрне саклап калу өчен бик әһәмиятле орган, – дип билгеләп үтте ул. – Минем уйлавымча, нәкъ менә бу төзәтмәләр Конституция советын тиешле дәрәҗәгә чыгара, ләкин мин, мөмкин булса, аларны тагын да киңәйтер идем. Конституция советның ролен көчәйтергә кирәк, бу Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары өчен коституцион устав законлылыгының торышына аерым игътибар бирергә сигнал булачак". 

 "Конституцион Советлар суд системасына керми. Бу бөтенләй яңа, гадәти булмаган структура. Һәм, әлбәттә, бүгенге көндә, мәсәлән, Башкортстанда да республиканың конституциячеллеген ныгыту өчен конституцион мониторинг уздыру мәсьәләләре уйланыла, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Конституция советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев. – Мин закон проектын хуплауны һәм Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертүне сорар идем".

Закон проектын Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта карау планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International