Республиканың сәламәтләндерү лагерьларында 230 меңнән артык бала ял итәчәк

2026 елның 25 мае, дүшәмбе, 14:49

230 меңнән артык бала республиканың сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды, анда гадәттәгечә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан депутатларга ТР Яшьләр эшләре министрлыгының балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүматын җиткерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, гадәттәгечә, профильле комитет тарафыннан елга ике мәртәбә – сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан һәм киләсе елга республика бюджеты формалашкан сентябрь-октябрь айларында карала торган мәсьәләнең актуальлеген билгеләп үтте. «Фикер алышу алдыннан шуны билгеләп үтәсем килә: балалар ялын оештыру, балаларны сәламәтләндерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре һәрвакыт кискен тора, шуңа күрә бу мәсьәләне һәр яктан карарга кирәк», – дип билгеләде Алексей Созинов.

Балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында мәгълүматны яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров җиткерде. «Җәй – балаларга» капиталь ремонт программасы кысаларында 2026 елда республикада 13 лагерьны, шулай ук Краснодар краенда берсен ремонтлау планлаштырыла. 2026 елда шулай ук сәламәтләндерү кампаниясен финанслау арттырылган. Быел балалар ялына 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Программа кысаларында балаларны савыктыру лагерьларында 239643 бала ял итәчәк, шуларның 175651е – җәйге чорда. Кырым Республикасы һәм Краснодар крае балалар лагерьларында 6995 бала ял итәчәк, шул исәптән – 3551 бала Краснодар краенда һәм 3 444 бала Кырым Республикасында. Өстәмә рәвештә «Артек» һәм «Орленок» үзәкләрендә республикадан 772 бала ял итәчәк.

Махсус ярдәмгә мохтаҗ 53564 балага бушлай юлламалар биреләчәк.

«Җәйге лагерьлар кичәге көннән эшли башлады, меңнән артык бала килде. 2026 елга савыктыру кампаниясе чорында махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 8657 баланың ялы планлаштырылган, моннан тыш, 2,5 мең чамасы сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар, – диде Азат Кадыйров. – Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга, мобилизацияләнгәннәр гаиләләреннән булган балаларга юлламалар алу өчен муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга юлламалар алу өчен – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы опека һәм попечительлек бүлекләренә. Профильле сменаларга юлламалар сорап «Лето», «Ял», «Черноморец», «Сәләт Ак Барс»,  «Сәләт» бюджет оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк».

Фикер алышу барышында депутатлар балалар лагерьларының куркынычсызлыгы, медперсонал сменалары, юлламаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән кызыксындылар. Аерым алганда, комитет рәисе Алексей Созинов балаларның ничә проценты оешкан ял белән тәэмин ителгәнлеген ачыклады. «Әгәр мәктәп укучылары буенча алсак, бу 50% ка якын, әгәр тулаем студентлар һәм мәктәп укучыларын алсак, азрак, – дип аңлатты яшьләр эшләре  министры Азат Кадыйров. – Бүгенге көндә лагерьларга берьюлы 23,5 мең бала кабул ителә, ягъни нәкъ менә шул кадәр лагерь бер мизгелдә балаларны кабул итә ала».

Дәүләт Советы депутаты, «Махсуслаштырылган республика балалар йорты» дәүләт казна сәламәтлек саклау учреждениесе директоры Алсу Надршина пилотсыз очкыч куркынычы янаган очракта балаларның куркынычсызлыгы ничек оештырылачагы белән кызыксынды. «Җәйге ялны оештыручыларга, лагерь башлыкларына тиешле материаллар җибәрелде, балалар белән бергә беренче яки икенче көнне уен формасында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрәчәкбез, – дип билгеләп үтте Азат Кадыйров. – Яшеренү урыннары бар, әмма лагерьларда алар бик чикләнгән, чөнки безнең күп кенә лагерьлар урман фонды җирләрендә, табигый-рекреацион территорияләрдә урнашкан. Менә хәзер беренче сменалар башланды, без чыгып караячакбыз, контрольдә тотачакбыз. Әлбәттә, бу балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим өлеш».

Яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров бүген шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы докладын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган елдан «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, анда беренче көннәрдән үк Татарстан актив катнаша.

«Татарстан 5 күрсәткеч буенча җаваплы. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика төп күрсәткечләр системасы буенча ил буенча беренче урынны алды, – дип сөйләде яшьләр эшләре министры. – Яшьләрне ирекле иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү нәтиҗәләре буенча, планда куелган 211 мең кеше урынына 225 мең кеше җәлеп ителгән, тормышта үз-үзен табуга юнәлтелгән чараларга планда каралган  475 кеше урынына 496 мең кеше җәлеп ителгән, яшьләр сәясәте инфраструктурасы базасында уздырыла торган чараларга  438 мең кеше (план буенча – 379 мең кеше)». Тулырак доклад Дәүләт Советының якындагы утырышында тәкъдим ителәчәк.

Бүген комитет утырышында Татарстан Республикасында Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга салу турындагы закон проекты каралды. Комитет рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, документны тәкъдим иткәндә, закон проекты Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген саклау һәм аларның батырлыклары, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан эшләнгән. «Закон проекты Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү формаларын билгели, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре раслый, – дип аңлатты Алексей Созинов.   – Аерым статья белән Татарстан Республикасы Хәтер Китабын алып бару һәм саклау тәртибен раслау мәсьәләләрен җайга салу тәкъдим ителә. Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү өлкәсендә аңлату эшләренә мөһим роль бирелә».

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International