Марат Әхмәтов: «Муниципалитетларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да тотрыклы эшли торган шәһәр яны районнары тәҗрибәсен өйрәнү файдалы булыр»

2026 елның 25 мае, дүшәмбе, 15:41

Республикада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Бүген Арча районында фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре белән чираттагы шундый очрашу узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, авыл бизнесына дәүләт ярдәме, фермерлык хәрәкәте һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү, шулай ук авыл кешеләренең эшлекле активлыгын стимуллаштыру чаралары турында фикер алышучы традицион зона киңәшмәләре Татарстанда ел саен үткәрелә һәм быел 18 нче мәртәбә уздырыла. Дәүләт Советы депутатлары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемалар турында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Арча эшкуарлары тарафыннан җитештерелгән продукцияләр күргәзмәсе белән таныштылар.

Район мәдәният йортында узган пленар утырышны ачып, Марат Әхмәтов мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. «Республиканың агросәнәгать комплексы – авылның нигезе. Безнең авылларның киләчәге аның үсешенә бәйле, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Республика җитәкчелеге һәрвакыт авыл территорияләрен үстерү темасына бик игътибарлы. Җитәкчелек сездән дә шундый ук игътибар таләп итә – эшкә җаваплы һәм нәтиҗәле якын килү. Сез халык өчен эшлисез, республика халкының нәрсә сораганын, нәрсә өчен тәнкыйтьләгәнен һәм ни өчен рәхмәт белдергәнен яхшы беләсез».

Марат Әхмәтов республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды. 2025 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте. «Безне еш кына Краснодар крае һәм Ростов өлкәсе белән чагыштыралар, әмма анда бөтенләй башка шартлар һәм климат. Әмма безнең Идел буе федераль округы өчен күрсәткечләр рекордлы, бу күрсәткеч буенча Татарстан – илдә дүртенче урында, – дип басым ясады Марат Әхмәтов»

Азык-төлек тармагын да исәпкә алып, авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 800 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы шулай ук узган елда республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 160 млрд сумлык продукция җитештерелүе турында сөйләде – бу барлык җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 40%. тәшкил итә. «Без һәрвакыт авыл кешеләренең хезмәт активлыгын арттыру белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гына түгел, ә барлык дәүләт структуралары шөгыльләнергә тиеш, дип әйтәбез. Авылларны үстерү – бөтен дәүләт һәм аның барлык бүлекчәләре кайгыртуы», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Арча районының социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында муниципалитет башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, районда 18 эре предприятие, 40 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә мең ярымга якын кеше эшли. «Соңгы елларда районга яшьләр кайта башлавы сөендерә,  – дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов. – Бүгенге көндә 476 студент республика югары уку йортларының аграр факультетларында укый, шуларның 24 е – максатчан программа буенча. Узган ел 13 яшь белгеч район предприятиеләренә эшкә урнашты».

Арча районы 2025 ел йомгаклары буенча 204 мең тоннадан артык ашлык җыеп республикада 3 нче урында тора. Шулай ук муниципалитет 61 мең тоннага якын бәрәңге үстереп республикада икенче урында тора. Районда 31 мең баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 10 меңнән артыгы – савым сыерлары. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, икътисадый күрсәткечләрне үстерү өчен Арчада кече бизнеска зур игътибар бирелә. «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүген 12,5 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә. 2025 елда районда 11 миниферма төзелде. Республика ярдәме белән 9,5 млн сумга якын субсидия алынды», – дип билгеләп үтте Арча районы башлыгы.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, авыл эшкуарларына ярдәмнең иң нәтиҗәле төре – мини-фермалар төзү.  Республика буенча сыерлар саны кимү шартларында, соңгы алты елда мини-фермалар төзү программасында катнашучылар буенча сыерлар саны 4214 башка арткан.

«Арчада соңгы ике елда 16 ферма төзелде, Мамадышта – 5, Балтачта – 4. Лаеш, Саба һәм Теләче районнарында мини-фермалар төзелмәде, – диде Гөлүс Баязитов. – Барлык проблемаларга да карамастан, ферма төзелеше программасында катнашучылар сыерларның баш санын арттыру һәм гомуми баш санын 5 ел дәвамында саклап калу турында килешүгә кул куйдылар».

Министр урынбасары шулай ук муниципалитетларның кече хуҗалыклар белән эшләве буенча Татарстан районнары рейтингын тәкъдим итте. Арча районы 1 нче урында.

Федераль һәм республика ярдәм чаралары комплексы турында Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, федераль ярдәм чараларына Арча, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары җәлеп ителгән. Республика буенча – Арча һәм Мамадыш районнарында яхшы нәтиҗәләр. «Шул ук вакытта Әтнә һәм Балык Бистәсе районнарыннан республика чараларына катнашучылар юк, – дип ассызыклады Айрат Шәмсиев. – Шуны әйтәсем киләм, ярдәм чаралары бертөрле һәм барлык районнар өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Алар турындагы мәгълүматны безнең эшмәкәрләргә җиткерү өчен активлык кирәк».

Семинарга йомгак ясап, Марат Әхмәтов Казанга якын районнарның торышы тотрыклырак булуын билгеләп үтте. «Лаеш, Питрәч, Биектау һәм күрше районнарда халык терлекчелек белән актив шөгыльләнә, җирдән файдалану үсеш алган. Күп кенә муниципалитетларга бу районнарның тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкин булыр иде, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы журналистлар белән аралашканда. – Бу районнарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре яхшырак сакланган һәм тотрыклырак эшли, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да.  Әмма Казан янәшәсендәге районнарда  шәһәр яны факторы бар – халык республика башкаласына көн дә йөреп эшли. Әлбәттә, бу кешеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнү теләге һәм кызыксынуы юк. Хәер, Казан кебек базарда җитештергән продукцияне тулысынча сатып бетерергә мөмкин». 

Марат Әхмәтов шулай ук иң яхшы эшкуарларны һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләрен бүләкләде.

Семинарда шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Камил Ногаев һәм Нәҗип Хаҗипов катнашты. Киләсе зона киңәшмәсе Буа районында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International