Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 27 ноябрьдә була

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:09

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 27 ноябрьдә була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 10 мәсьәлә, шул исәптән 5 Татарстан Республикасы законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга ниятли. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Алдагы утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта карауга 2 закон проекты әзерләнгән – 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында. «Бюджет турындагы закон проектына 342 төзәтмә керде, шул исәптән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан, Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан, КПРФ фракциясе әгъзаларыннан, – дип белдерде Лилия Маврина. – Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына 6 төзәтмә әзерләнгән. Хәзерге вакытта профильле комитет, республика Хөкүмәте белән берлектә, барлык төзәтмәләрне өйрәнә һәм тикшерә. Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының 24 ноябрьгә планлаштырылган утырышында төзәтмәләрне кабул итүгә яки кире кагуга тәкъдимнәр әзерләү мәсьәләсенә каралачак».

Моннан тыш, уналтынчы утырыш барышында өч закон проектын беренче укылышта карау күздә тотыла – оешмалар мөлкәтенә салым турында, Конституция советы һәм инвестиция эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы эшен оештыру буенча еллык план нигезендә утырыш мәсьәләләре исемлегенә Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат кертелгән. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясаячак.

Лилия Маврина шулай ук көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләрне турыдан-туры Дәүләт Советы утырышында кертү мөмкинлеген дә кире какмады. «25 ноябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы планлаштырылган, анда кайбер мәсьәләләр каралачак, аннан соң утырышка материаллар кертү көтелә, – диде. – Комитет җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатураларны һәм Дәүләт Советы квотасы буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау өчен кандидатураларны карарга планлаштыра».

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча Дәүләт Советының чаралар планын расладылар. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бу елның 17 октябрендә парламент утырышында юллама укыды. «Ел саен Дәүләт Советы Президиумы Республика Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру планын кабул итә, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. – Узган ел кабул ителгән 37 пункттан торган, 64 чараны үтәү күздә тотылган план, агымдагы елның декабренә билгеләнгәннәреннән тыш, үтәлде».

Юрий Камалтынов бу елга Дәүләт Советының чаралар планын тәкъдим итеп, документның комитетлар, депутат берләшмәләре, Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре тәкъдимнәре нигезендә әзерләнүен әйтте.  

2026 елда Раис Юлламасының 33 тезисы буенча барлыгы 55 төп чара үткәрү планлаштырылган. Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итәчәк, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм чаралары каралган. Планның аерым пунктында Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча чаралар билгеләнгән. «Еллык планда республиканың илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашуына, икътисадның, энергетиканың актуаль мәсьәләләренә, авыл хуҗалыгын үстерүгә, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелде. Планда социаль юнәлештәге мәсьәләләр, шул исәптән торак һәм юл төзелеше, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, яшьләр белән эшләү каралган», – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

2026 елда Дәүләт Советының истәлекле даталар белән бәйле чаралар планына «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турында» темасына «Хөкүмәт сәгате, шулай ук «Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турында»гы мәсьәләне карау кертелгән.

Президиум утырышы кысаларында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Татарстанда «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Профильле комитет башлыгы искәрткәнчә, Татарстанда махсус салым режимы 2019 елдан гамәлдә. Әлеге салым режимында физик затлар белән эшләгәндә 4% һәм юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән керемнәр алганда 6% ташламалы ставкалар кулланыла. Моннан тыш, салым хисабын алып бару һәм касса аппаратларыннан файдалану зарурлыгы юк, ә салым түләүчеләр өстәлгән бәягә салым (НДС) һәм физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат ителә.

Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 432 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән. Режим кертелгәннән бирле үзмәшгульләр тарафыннан 173 миллионнан артык чек формалаштырылган, гомуми керем 272 миллиард сумнан күбрәк тәшкил иткән, ә түләнгән салымнарның гомуми суммасы 10,3 миллиард сумга җиткән. Леонид Якунин әйтүенчә, үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Әйтик, узган ел Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» микрофинанслау программасы кысаларында 16,4 миллион сумлык 57 микрозайм биргән, ә Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2,9 миллион сумлык ярдәм күрсәткән, 25 поручительлек биргән.

2026 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр авырган очракта түләү алу кәгазьләрен рәсмиләштерә алачак. Моның өчен социаль иминият системасында теркәлергә һәм ирекле рәвештә ай саен иминият кертемнәрен түләргә кирәк. «Әлеге салым режимының популярлыгын исәпкә алып, аны үстерергә һәм яхшыртырга кирәк дип саныйбыз», – дип йомгаклады сүзен Леонид Якунин.

«Без әлеге салым режимын детальләштерү һәм камилләштерү өчен предмет барлыгын аңлыйбыз, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга нәтиҗә ясап, – әмма үзмәшгульләр кебек үк, бу алымны да хупларга кирәк».

 Аерым алганда, парламент башлыгы традицион һөнәрләрне үстерүче эшмәкәрләр эшчәнлегенә салым салуны хокукый җайга салу кирәклегенә басым ясады, һөнәрчеләрнең хокукый статусын һәм аларның мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген билгели торган республика законы проектын эшләргә кушты. «Без бу мәсьәләгә республика Хөкүмәтенең, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның, безнең профильле комитетның кушылуын сорыйбыз. Бу мәсьәлә алга таба эшләү өчен өлгереп җитте», – диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International