Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның статусын төгәлләштерүгә һәм муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары өчен гарантияләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы

КПРФ фракциясе координаторы, Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу барышында республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча хакимиятнең башкарма органнары эшен югары бәяләде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы

2025 ел нәтиҗәләре тотрыклы икътисадый үсеш күрсәтә, республика төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарда тора. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов белдерде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап Дәүләт Советы утырышында каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы ачылды. Президиумы карары белән утырыш каравына 15 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән алты республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм өч закон чыгару инициативасы.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар депутатлар фракциясе составындагы үзгәрешләр мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Татарстанда «Чиста ил» федераль партия проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Депутатлар «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән махсус эш урыннары булдыру, СВО ветераннары, шул исәптән республика предприятиеләрендә инвалидлар өчен гарантияләр һәм компенсацияләр мәсьәләләре буенча уртак күчмә утырыш уздыру планы турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның егерменче утырышы көн тәртибенә кертеләчәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук фракциянең алда торган чараларына әзерләнүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны КПРФ фракциясе координаторы Фәдбир Сафин үткәрде.


13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International