Җәмәгать судьялары сайланды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 10:35

Бүген Дәүләт Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасының  берничә суд участогына җәмәгать судьялары сайланды. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча (аның карары белән аны Александр Чубаров таныштырды) парламентарийлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп өч елга ТР Зеленодольск суд районы буенча 7 нче суд участогына – Солнцева Регина Робертовнаны, ТР Минзәлә суд районы буенча 2 нче суд участогына –Якушина Дина Григорьевнаны, ТР Чаллы шәһәре суд районы буенча 14 нче суд участогына – Малафеева Юлия Алексеевнаны, ТР Нурлат суд районы буенча 1 нче суд участогына – Прохорова Оксана Сергеевнаны сайладылар.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп вәкаләтләр чоры чикләнмәгән вакытка ТР Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогына – Җиһаншина Яна Демуриевнаны, ТР Чаллы шәһәре суд районы буенча 17 нче суд участогына – Нәбиев Илфир Илдус улын, ТР Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 5 нче суд участогына – Хәйбуллина Лилия Хәйдәр кызын, ТР Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 9 нчы суд участогына – Гатауллина Динә Азат кызын, ТР Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 2 нче суд участогына – Яруллина Фирания Хәнәфи кызын сайларга дигән карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International