Муниципаль хезмәткәрләрнең социаль гарантияләрен киңәйтә торган закон кабул ителде

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 12:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның статусын төгәлләштерүгә һәм муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары өчен гарантияләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Закон проектын тәкъдим иткән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 33 нче Федераль закон нигезендә муниципаль берәмлек башлыгы бер үк вакытта Россия Федерациясе субъектының дәүләт вазыйфасын һәм муниципаль вазыйфаны башкара. Шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына мондый статус бирелми. Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, закон проекты тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфасы статусын бары тик муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына гына бирергә тәкъдим ителә, бу аларның хокукый статусын һәм вәкаләтләрен төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, закон проекты муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары өчен Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга бирелә торган өстәмә гарантияләр кертүне күздә тота. Бу гарантияләр Татарстан Республикасы бюджеты хисабына финансланачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International